Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәләл оливье (фотолар)

Яңа ел җитәргә дә санаулы гына көннәр калып бара. Хәстәрлекле хуҗабикәләр Яңа ел табынына нинди ризыклар әзерләү турында инде уйлана да башлаганнардыр. Әлбәттә, Яңа ел табынын "Оливье"сыз күз алдына да китереп булмый. Сез, ничектер, белмим, мин үзем тозлы кыяр урынына - гади кыяр, ә колбаса урынына пешкән кара ит салып...

Яңа ел җитәргә дә санаулы гына көннәр калып бара. Хәстәрлекле хуҗабикәләр Яңа ел табынына нинди ризыклар әзерләү турында инде уйлана да башлаганнардыр. Әлбәттә, Яңа ел табынын "Оливье"сыз күз алдына да китереп булмый. Сез, ничектер, белмим, мин үзем тозлы кыяр урынына - гади кыяр, ә колбаса урынына пешкән кара ит салып эшләргә яратам. "Оливье"ның миңа нәкъ шундый ингредиентлардан эшләнгәне ошый. Бердән, ул - тәмле, икенчедән, хәләл ризык була.

Башта итне шулпада кайнатабыз. Икенче мичтә кишер белән бәрәңгене, тагын берсендә - йомыркаларны пешереп алабыз. Аларның һәркайсын һәм бер баш суганны чистартабыз, кыярны юып саркытабыз.

Аннары ингредиентларны вак итеп турыйбыз. Шуннан өстенә тоз сибәбез дә майонез салып болгатабыз. Шуның белән эш бетте, "Оливье"бызны табын түренә генә куясы калды.

Хөрмәтле хуҗабикәләр! Быелгы Яңа ел табынына "Оливье"ны минемчә эшләп карагыз әле. 100 процентлы ышаныч белән әйтәм алам: шуннан соң сез бу салатны фәкать шушы рецепт буенча гына эшли башлаячаксыз.

Венера МӘҖИТОВА
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев