Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәмит бабайга 90 яшь - "Әтнә таңы"

Бүген Яңа Өҗем авылында гомер кичерүче Хәмит бабай Нәбиуллин 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Хәмит абыйны күптән беләбез. Бөек Ватан сугышы ветераны белән бер генә тапкыр очрашмадык. Тик кайчан гына сөйләшсәк тә, зарлануны белми ул. Бөек Ватан сугышы башланганчы ук, колхозда ат җигеп эшли башлый. 1943-1948 елларда башта Манчьжуриядә, кавалерист...

Бүген Яңа Өҗем авылында гомер кичерүче Хәмит бабай Нәбиуллин 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза.

Хәмит абыйны күптән беләбез. Бөек Ватан сугышы ветераны белән бер генә тапкыр очрашмадык. Тик кайчан гына сөйләшсәк тә, зарлануны белми ул.

Бөек Ватан сугышы башланганчы ук, колхозда ат җигеп эшли башлый. 1943-1948 елларда башта Манчьжуриядә, кавалерист булып хезмәт итә. Инде 90 яшен билгеләп узса да, әле һаманда сугыш чоры хәтирәләре аңа тынгы бирми.

Тормыш иптәше белән алты кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Кызларын төрле якларга очырсалар да, балалары туган нигезгә сукмакны суытмыйлар. Һәрвакыт әти-әниләре янына кайтып торалар.

Бүген аны олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Сибагатов, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, Кышлау авыл җирлеге башлыгы Рәхинә Шакирова котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев