Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәния бу кырык көн эчендә гел елмаеп төшкә керә - Миләүшә Айтуганова

Бүген танылган җырчы Хәния Фәрхи-Биктаһирова арабыздан киткәнгә 40 көн тулды. (Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Хәния бу кырык көн эчендә гел елмаеп төшкә керә" - ди "Татаркино" директоры һәм Казан Халыкара мөселман киносы фестивале җитәкчесе Миләүшә Айтуганова. Бүген ул җырчының вафатына кырык көн уңаеннан оештырылган мәҗлестә катнашты. Татарстан башкаласында...

Бүген танылган җырчы Хәния Фәрхи-Биктаһирова арабыздан киткәнгә 40 көн тулды.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Хәния бу кырык көн эчендә гел елмаеп төшкә керә" - ди "Татаркино" директоры һәм Казан Халыкара мөселман киносы фестивале җитәкчесе Миләүшә Айтуганова. Бүген ул җырчының вафатына кырык көн уңаеннан оештырылган мәҗлестә катнашты. Татарстан башкаласында халыкара кино фестивале узуга да карамастан, мин мондый чараны калдыра алмый идем, диде Миләүшә Айтуганова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Бүген танылган җырчы Хәния Фәрхи-Биктаһирова арабыздан киткәнгә 40 көн тулды. Ул Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, 27 июль көнне йөрәк өянәгеннән вафат булган иде. 28 июльдә Тәтешле районында да хушлашу чарасы оештырылды. 29 июльдә исә Казандагы Татар зиратында җирләнде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев