“Ходаем, соңгы баламнан аерма, дим”
Гомер йомгакларын сүтеп, ага да вакыт ага. Сагынуларым чир-сырхау күк, көчәя кичкә таба...
Вакытны артка таба күчереп булса икән. Сагышлардан көйгән ата-ана йөрәгенә шул ярдәм итә алыр иде дә бит. Тик бу чынга ашмас хыял гына.
Яңа Өҗем авылында гомер итүче Назгөл апа һәм Наил абый Шакировлар моннан 54 ел элек кавышканнар. Туган авылыннан 8 километр гына ераклыкта булган Арча районы Иске Ашыт авылы кызын Татарстаннан бик еракта очрата Наил абый. Алар икесе дә Ярославль шәһәрендә, торф чыгарырга килгән җирдә очрашалар. Шунда танышып, туган якларына кайталар. Озак та үтми өйләнешәләр. Гаиләне ямьләп өч ир бала дөньяга килә. Тормыш акрын гына дәвам итә. Наил абый 40 ел буе туган колхозында тракторчы булып хезмәт куя. Назгөл апаның да эшләмәгән җире калмый. Кая кушсалар шунда - фермасында да, колхоз эшендә дә. Җыр-моңга гашыйк бу икәү һәрчак мәҗлес күрке була - Наил абый гармун уйнаса, Назгөл апа моңлы итеп җырлый. Балаларны Наил абыйның әнисе караша. Бик укымышлы карчык була ул. Улының бүгенге көндә авыл мулласы булуына шул да этәргеч биргәндер. Җай гына барган тормышны тирән упкыннар алда сагалап торган икән. 1999 елны, Чаллы белән Казан арасында юл фаҗигасенә очрап уртанчы уллары Зөлфәт вафат була. Кече уллары, өченче группа инвалид Фаилнең тормышы да барып чыкмый. Уртак балаларын әтисенә калдырып, килен китеп бара. Бу урында алгарак китеп, кыз баланың әби-бабасына бер юаныч булуын да әйтәсе килә. Әйтәләр бит, "Утын бирсә, суын да бирә икән", - дип. Бар да Ходай Тәгалә кулында шул. Әнисе киткәндә 8 яшендә калган Айсылуга да инде унбиш яшь. 80гә якынлашып килүче өлкәннәргә олы бер терәк ул. Җырларга ярата. Район күләмендә узган җыр бәйгеләре дипломанты. Әби-бабай димәктән, алар көзен район ветераннары арасында үткән "Бер яшьлектә, бер картлыкта" фестивалендә катнашырга да вакыт тапканнар. Бер бала хәсрәтеннән айнып килгәндә, тагын яман хәбәр. Иң олы уллары Илһам йөрәк авыруыннан вафат була. Һай, ул бала хәсрәте салган яралар. Тирәнлеген үз башыннан кичергәннәр генә аңлап бетерә аладыр. Җитмәсә, уллары җирләнгән зират та бик якын. "Арт як капканы ачып җибәрүгә, коелам да төшәм", - ди Назгөл апа. Ярый әле яннарында Фаил уллары бар. "Ходаем, соңгы баламнан да аерма, дим".
Әйе, язмыш сындырып сынаган аларны. Сыгылмаганнар, Ходайга сыенганнар. Язмышлары гыйбрәтле булса да, күңелләре изгелектә. Улларын да догадан калдырмыйлар. Әмма үзләре эшләп чыккан колхоз хуҗаларына битараф булганнары өчен үпкәләре зур. Кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә, диләр. Өлкәннәрнең күңелен күрү өчен бик күп тә кирәкми югыйсә. Кайгыларын уртаклашып әйткән бер җылы сүз җиткән булыр иде. Әллә акча таба алмаганнар, әллә теләк булмаган. Кызганыч...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 12:23Көннәре билгеле Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйларның көне билгеле булды.1600
-
28 май 2022 - 10:11Кабат декада уза Игътибар, райондашлар! «Әтнә таңы» кабат матбугатка язылу ункөнлеге уздыра.2100
-
28 май 2022 - 08:00Исән калыйм дисәң, каеш так! 25-31 май көннәрендә республикада “Куркынычсызлык каешы” исемле оператив-профилактик чара уза.6000
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.10700
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.9500
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.12900
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.9200
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.9100
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.5900
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.18200
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.12201
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.9700
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.9100
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.37000
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.95400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатлар Бу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.37000
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.34204
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика