Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хокук бозса да, тәртипне ярата

Июньнең беренче атнасында ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев исерек хәлдә транспорт йөртүче 3 кешене тоткарлый.

Берсе - тракторда, Мари Илендә йөри торгач, Татарстан җиренә килеп чыккан. Исерек кенә түгел, "права"сы да юк. Аңа арест салына. Ә менә "ВАЗ-2107" машиналары белән идарә итүче 2 егет йөртү хокукыннан мәхрүм ителәләр. Берсенең исереклеге больницада тикшергәч раслана. Ә икенчесен, ЮХИДИ инспекторы, дамба астыннан табып ала. Түбән Көек һәм Күлле Кимегә борыла торган чатларның кайсын сайларга да белмичә, туры киткән. "Кызганыч, машинасы да үзе белеп борылмаган", - ди инспектор. Ә йөртүче тәртипне бик ярата ахыры? Инспектор аны, куркынычсызлык каешын тагып, матур гына утырган хәлдә табып ала.

Сабантуйда да бер исерек йөртүче юл-транспорт һәлакәте ясады. Шөкер, ул-бу хәвеф-хәтәр юк. Бу юлы да йөртүче Мари Иленнән булып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев