Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәрби часть командиры В.А. Тишин: “Әтнә-Арча егетләреннән без канәгать”

Үзем күрдем Хәрби часть командиры В.А. Тишин: "Әтнә-Арча егетләреннән без канәгать" Саратов өлкәсенең Вольск шәһәреннән ерак түгел урнашкан 71432 нче хәрби часть командиры, полковник Владислав Анатольевич Тишин әнә шулай диде. Тәрбия эшләре буенча командир урынбасары Павел Романович Волков исә:"Сезнекеләр тәртипле булулары белән аерылып торалар", - дип өстәде. Сүрия МИНГАТИНА Арча-Әтнә...

Үзем күрдем

Хәрби часть командиры В.А. Тишин: "Әтнә-Арча егетләреннән без канәгать"

Саратов өлкәсенең Вольск шәһәреннән ерак түгел урнашкан 71432 нче хәрби часть командиры, полковник Владислав Анатольевич Тишин әнә шулай диде. Тәрбия эшләре буенча командир урынбасары Павел Романович Волков исә:"Сезнекеләр тәртипле булулары белән аерылып торалар", - дип өстәде.

Сүрия МИНГАТИНА

Арча-Әтнә хәрби комиссариаты (хәзер бүлекчә түгел) җитәкчелегендә 8 кешедән торган делегация пәнҗешәмбе, җомга - 1, 2 декабрь көннәрендә Саратов өлкәсендәге ике районга 64 егет хезмәт иткән хәрби частьта булдык. Бу - әлеге частька җиденче тапкыр бару. Заманында Хөкүмәт җитәкчеләре кушуы буенча һәр район бер хәрби частька шефлык итәргә тиеш булган. Күпләр бу шефлык турында онытканнар инде, ә безнекеләр матур гадәткә әйләндереп, елга ике тапкыр монда хезмәт иткән үзебезнең егетләрнең хәлләрен белеп, аларны частьнең актлар залына җыеп бәйрәм ясап, сыйлап, хәрби часть җитәкчелеге белән кара-каршы утырып, барын уртага салып сөйләшеп, соңгы яңалыкларны белеп кайталар. Бу юлы да шулай булды: иң элек безнең делегация часть командиры Владислав Анатольевич Тишин белән аерым, рәсми сөйләшү алып барды. Соңгы хәбәрләр, күрсәтмәләр белән таныштылар. Өйрәнү тагын да тирәнәйтелгән.

Аннан соң аның урынбасары Павел Романович Волков безне озатып, часть белән таныштырып йөрде. Аларга телевизор бүләк итеп, командиры Владислав Анатольевич белән аның тәрбия эше буенча урынбасары Павел Романовичка кәләпүш киертеп, солдатларны әти-әниләр күчтәнәче - 10 кило чәкчәк белән сыйлап кайттык.

Артист егетләребез Рәсим Низамиев белән Дамир Гасимов үзләре җырлап, баянда уйнап кына калмыйча, солдатларны да җырлаттылар. Соңыннан командир Рәсимнең кулын кысып, ял бүләк иткәннәре өчен рәхмәт тә әйтте әле. Егетләребезнең шатлыклы йөзләрен күргәч, 10 сәгать барган да, 10 сәгать кайтасы да онытылды. Ниләр күргәнне әти-әниләрнең дә беләсе киләдер.

Сакта торган солдат каршы алды

Хәрби шәһәрчеккә кич, 22 сәгать тә 15 минутлар тирәсендә килеп төштек. Бикле капкага туктадык, янәшәсендә солдат "Смирно" басып сакта тора, өстендә - кышкы кием, аның өстендә яктырткыч япма. Аңлашкач, без килгән машинаны эчкә уздырдылар. Кунакханә каршына килеп туктагач, төштек. Хәрби комиссар сөйләшергә кереп китте, без тышта басып торабыз. Күп булса 10 минут чамасы вакыт узгандыр, салкын үтте, суык. Селкенәбез, җылынырга исәп, ә күз алдында - сакта селкенмичә басып торган солдат, җанны нидер өтеп алды.

Кунакханәдә салкынча, салкын су...- чәй эчкәндә Рәсим: "Хәрби часть икәне сизелә...", - дип әйтеп куйды.

Шул

Шул рәвешчә, күзалларга тырыштык, тик алай булмады, солдатлар яшәгән казармалар җылы, якты, уңайлы. Хәтта җылы суы да бар. Павел Романович: "Җылы су әле быел гына булды", - дип ачыклык кертте. Без килеп кергәндә солдатлар шунда иде, һәркайсы нидер эшли, бер ишеләре - бер почмакта, икенчеләре-икенче җирдә, чистарталар, яңарталар, кайсы тегә. Йөргәндә борынга суган исе килеп бәрелде, һәр солдатның тумбочкасы өстендәге тәлинкәгә чистартып, кисеп суган куелган. Монысы салкын тимәс өчен - профилактика.

Шул рәвешле Һәр нәрсәгә игътибар итәргә тырыштык, хәтта матрасларның калынлыгына кадәр карадык, яңа, 12 см чамасы калынлыкта. Хәрби комиссар тумбочкаларны да ачкалады, "Без болай солдатларның шәхси әйберләрен карамыйбыз, - дип әйтеп куйды Павел Романович.- Үзегезнекеләр булгач рөхсәт итәбез инде" . Ә Алмаз Әгъзәм улы догалыклар тартып чыгарды. Нишләптер рәхәт булып китте, берсендә генә түгел бу, рус егетләре дә диннәрен онытмаган. "Аллаһы Тәгалә дә оныта күрмәсен бу балаларны ", - дип танышуны дәвам иттек.

Өйрәнү бүлмәсенә килеп кердек. Анда кергәнче армия кебек түгел иде, бу бүлмә искә төшерде, стенаның бер ягында проектор аша рәсеме төшерелгән авыл, шәһәр өйләре; ул да түгел ике солдат күз ачып йомган арада тиешле киемнәрне киеп, компьютер аша мишеньне табып, утлы коралдан атып та күрсәттеләр. Хезмәт иткән вакытларын искә төшереп кызыгып куйдылармы, Арча башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Рамил Гарифҗанов, "Хәрби бердәмлек" әфганчылар җәмәгать оешмасы җитәкчесе, гвардия подполковнигы Сергей Баһаутдинов, хәрби комиссар үзе дә стенадагы мишеньгә атып карадылар. Ә мине күбрәк солдатлар кия торган чаңгы кызыктырды. Аяк размеры нинди кирәк, шөреп белән борып көйләп була икән. Анысын да киеп күрсәттеләр.

Солдатларны сәламәтләндерү үзәгенә дә кердек, больница белән бер, теш табибы, терапевт..., яраларны бәйләү бүлмәсе... - бар да бар, җиһазлары да җитәрлек. Солдатларның сәламәтлекләрен дә тикшереп торалар икән. Авырып китсәләр, дәвалыйлар, җитди булса өйләренә кайтарып җибәрәләр. "Сәламәтлек - беренче урында",- диделәр. Кием саклау бүлмәсенә кердек, бар кышкы киемнәр, бар җәйгеләре. "Менә бу ботинкалар кышкы, җылы алар, өч елга исәпләнгән. Киемнәр дә шулай ук. Кышкы кием аерым, җәйге аерым...",- дип аңлата командир урынбасары. Без- татарлар, тотып карамый ышанмый торган халык, барысы да кулдан кулга күчеп өйрәнелә. Җылы анысы, тик суыкта киеп басып торып карамыйча ничек бәяләмәк кирәк.

Ял бүлмәләре бар, телевизор, шахмат, шашка уйнарга мөмкин. Хәтта тегү машинасына кадәр бар. Утюглар тезелеп киткән, "Бер барганда 15 утюг алып барган идек. Телевизорлары азрак булгач, бу юлы телевизор алдык", - дип әйтеп куя Алмаз Борһанов. Моннан тыш автомат машиналар, кыйбатлы душ кабиналары, идән юа торган пылесослар...- кыскасы, армиядә дә заманча икән хәзер.

Ашханә дә аптырашка калдырды, иң элек зурлыгы, өч зал. Ашарга бүлә торган җирдә өстәрәк табло тора, анда-меню. "Солдатлар кирәк ризыкны шушында күрсәтәләр дә, шул бирелә. Без хезмәт иткәндә бу турыда уйлап та булмый иде", - дип аңлата бирегә берничә тапкыр барган шоферыбыз Мөдәрис абый Дәүләтбаев. "Ашау начар дип әйтмәс идем, "первый", "второй" гел була, ара-тирә өченчесе дә бирелә, тамак туярлык", - дип өсти Павел Романович.

Ашарга пешерүчесе Арча егете булып чыкты. Табын әзерләгәнен дә карап тордык, ризыгы- ризык, кулына киелгән перчаткага күзебез төште. Хәтерләгез әле, кайсы ашханәдә кулына перчатка киеп эшләгән поварларны күргәнегез бар. Юлга кузгалганчы безгә дә беренчегә - солдатлар ашаган ашны, икенчегә - бәрәңге белән ит, өченчегә салат бирделәр. Өстәлдә тагын кыздырылган балык, башкалары да бар иде. Тәмле. "Бу безнең өчен генә әзерләнгән түгел, тәмле ашаталар, корсак үсә башлады инде безнең, тазардык дип әйтәләр егетләр, минем малай да шулай ди", - дип Павел Романовичның әйткәнен раслады Арчадан улы янына баручы Дамир Хәкимов. Без танышып йөргәндә ул улыннан аерылмады, сөйләшеп, тамаша залында да бергә янәшә утырдылар.

Алда әйткәнемчә, Арча-Әтнә егетләрен залга җыйдылар. 14 Әтнә егете хезмәт итә биредә: 2015 елның көзендә киткән Адель Әхмәтханов, Динар Сафиуллин, 2016 елның язында киткән Илдар Әскаров, Дияз Зиннәтуллин, Альфред Лотфуллин, Искәндәр Сибагатуллин, Илнур Сиразиев, Илһам Ситдиков, Инсаф Хисамиев, быел көз киткән Ришат Галимҗанов, Рәмис Галимуллин, Илназ Зәкиев, Нияз Хәсәнов, Инсаф Галимҗанов.

"Әйттем бит мин сезгә, миннән котыла алмыйсыз әле, яныгызга да барам дип. Менә килдек...",- дип сүз башлады хәрби комиссар Алмаз Борһанов. Чыгышын тәмамлап, командирга алып килгән бүләкләрне тапшырды. Кәләпүш киертте. Башта бик җитди күренгән, "Вакытым бик аз, үпкәләмәссез..." дигән командирның күңеле йомшадымы, әллә инде мондый җылы мөгамәлә өчен шатланып куйдымы, елмаеп җибәрде. Сәгатенә карап-карап алса да, безне калдырып китмәде. Җырчы егетләребезнең чыгышын да бик бирелеп тыңлады, җырлаган саен кул чапты.Хәрби комиссар Арча егетен туган көне белән дә котлаганга да сөенде.

"Мондый котлау бары сездә генә. Без аларның туган көннәрендә район һәм хәрби комиссар җибәргән котлау открыткаларын укып тапшырабыз, аларның йөзендәге горурлыкны күрсәгез сез. Каушыйлар, кайсының кул-аяклары да калтырый. Ә шатлыклары...", - дип әйтеп алды янәшәмдәге Павел Романович. Чиратлап һәр барган кеше сөйләп чыкты. Һәр чыгышны бирелеп тыңладылар солдат егетләр, чит җирнең читен минутлары күп була. Туган яктан бер кешене очратсаң ул туганыңа әйләнә. Бу да шундый очрак иде.

Часть командиры Владислав Анатольевич Тишин безгә дә, бу балаларны тәрбияләп үстергән әти-әниләргә дә, өйрәткән укытучыларга да рәхмәт әйтергә кушты. Ә иң олы рәхмәт билгеле инде солдатларын барлаган, делегацияне алып килгән комиссарга әйтелде. "Төрле вакыт була, балаларыннан хәбәр булмаса, я булмаса төрле сүзләр ишетсәләр, борчуга калсалар әти-әниләр үземә шалтыратып сорасыннар, тәүлек буе телефоным янымда, ачыкларбыз", - дип тә әйткән иде ул иртән очрашканда.

10 килолы чәкчәкне, 4кә бүлеп эшләнгән, балаларыгыз күтәреп торганын күрсәгез иде сез. Шатлык та, сагыш та, рәхмәт тә бар иде ул йөзләрдә. Юлда кайтканда Дамир Хәкимовка улы шалтыратып:"Чәкчәкләрен ашадык, тәмле булды, өйдә чәй эчкән кебек тоелды, башкаларга да авыз иттердек, бөтен кешегә җитәрлек булды ул, рәхмәт әйтергә куштылар", - дип тә шатландырды.

Һәйкәлгә венок куйдылар

Тамаша залыннан чыккач, командир белән безнекеләр биредә куелган һәйкәлгә венок куйдылар. Соңыннан фотоларга төштек. Әтнәләрне аерым төшердем, арчаларны аерым, аннан барыбыз да бергә төштек. Егетләр: "Әтнәләргә, Арчаларга бездән күп итеп сәлам әйтегез, борчылмасыннар, бар да әйбәт", - дип калдылар.

Ә Повел Романович Волковның уң кулы булган Әтнә егете Илнур Сираҗиев безне машинага кадәр озатты. "Монда каһәрләү, кимсетү, кыйнау дигән нәрсә юк... баштарак ияләнәсе генә бар", - диде ул. "Башта килгән шәпкә бер ае авыррак инде", - дигән иде Түбән Көек авылы егете дә.

Килгәндә күңел үзебезнекеләрне генә барлаган иде, ә кайтыр алдыннан барысы да якынайдылар, үзләре дә мөмкин кадәр безнең янда булырга тырыштылар. Машина кузгалып киткәндә дә, чыкканда очраган һәр солдат башта "честь" биреп, аннан кул болгап озатып калды, юлда чәй эчәрбез дип калдырган чәкчәкне дә машинаны туктатып, постта торган солдатларга "Чәй эчәрсез", дип калдырдык. Ә алар башкалары кебек кул болгадылар. Устав буенча алай тиеш тә түгелдер, тик ул көнне аларга бу рөхсәт ителде.

Язманы бәлки үзенең баласы бу частьта хезмәт итүчеләр дә укыр, борчылмагыз! Без аларны да сыйладык! Солдатлар барысы да үзләрен яхшы хис итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев