Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы башлыгының Яңа ел котлавы

Яңа ел бит ул могҗиза, Яңа ел - тылсым. Яңа елда һәр кылган эш бәхеткә булсын! Карлар белән бергә җанга ак өмет иңсен. Яңа елда бар җиһанны тынычлык төрсен! Хөрмәтле райондашлар! Кадерле әтнәлеләр һәм Әтнәбез кунаклары! Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, вакыт-вакыт киеренкелеге, искә ала торган вакыйгалары, куанычлары, күңел дәртен биреп...

Яңа ел бит ул могҗиза, Яңа ел - тылсым.

Яңа елда һәр кылган эш бәхеткә булсын!

Карлар белән бергә җанга ак өмет иңсен.

Яңа елда бар җиһанны тынычлык төрсен!

Хөрмәтле райондашлар! Кадерле әтнәлеләр һәм Әтнәбез кунаклары!

Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, вакыт-вакыт киеренкелеге, искә ала торган вакыйгалары, куанычлары, күңел дәртен биреп башкарган эшләре белән тагын бер ел тарих булып калачак. Күңелләрдә әле узып баручы елның якты хатирәләре, онытылмас җылы истәлекләре, табышлар, югалтулар...
2016 елда игенчеләребез 64030 тонна икмәк, терлекчеләребез 55964 тонна сөт җитештерде. Гектарыннан 31,6 центнер уңыш алдык, бер баш сыерга 7925 кг сөт савыла, бу узган елга караганда 895 килога артык. Узган ел дәвамында 10301 баш бозау алынды, районыбызда 23700 баш мөгезле эре терлек асрала. Игенчеләребезнең, терлекчеләребезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә республикада хаклы рәвештә алдынгы урыннарны тотабыз. Аллага шөкер, үзебезгә генә хас булган эш алымнарыбыз бар, яшәү рәвешебез дә һәркем сокланырлык. Әтнә уңганнарын Россиядә дә беләләр хәзер. Оешма белгечләренең эше дә куандыра. Менә шушы ирешкән уңышларыбыз, райондашларыбызның хезмәт нәтиҗәләре, авылларыбызда барган төзелешләр, юлларыбызның төзекләндерелүе, бергәләп эшли белүебез Яңа елга аяк баскан бу сәгатьләрдә киләсе елга, туасы көнгә өмет-теләкләр, ышаныч уята.

Яңа ел якынлаша, бер кичкә генә булса да тормыш мәшәкатьләрен онытып бәйрәм итик. Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызны да ихлас күңелдән 2017 ел белән котлыйм. Бу ел барыбызга да иминлек, саулык-сәламәтлек, куанычлар, бәрәкәт алып килсен. Гаиләләребез тигез булып, сабыйларыбыз дөньяга үз бәхетләре белән тусын. Яңа ел яңа кавышулар, тән сихәтлеге, күңел күтәренкелеге, хезмәт дәрте алып килсен. Шатлык-куанычлар белән яшәргә насыйп булсын.


Бәйрәм белән Сезне! Яңа ел белән!
Габделәхәт ХӘКИМОВ, Әтнә районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев