Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәсрәт утында янган тагын бер әтнәленең җан сыкравы

2015 нче елның 14 сентябрендә булган фаҗигале язмыш өчен 14 сентябрьдә бастырылган Сираҗиев Рөстәмгә багышланган "хәтер" язмасына кайтаваз. Тукта әле дим татар баласы Зөфәр атлы Нихәт улы Бу дөньядан китәргә, иртәрәк бит, Син күргәнне күрүчеләр бик күп булды Ашыкма дим сабыр бул син, Исән чакта догаларың кыл син. Син елаган,...

2015 нче елның 14 сентябрендә булган фаҗигале язмыш өчен 14 сентябрьдә бастырылган Сираҗиев Рөстәмгә багышланган "хәтер" язмасына кайтаваз.

Тукта әле дим татар баласы

Зөфәр атлы Нихәт улы

Бу дөньядан китәргә, иртәрәк бит,

Син күргәнне күрүчеләр бик күп булды

Ашыкма дим сабыр бул син,

Исән чакта догаларың кыл син.

Син елаган, мин елаган күз яшләре,

Ташып,ташып агып китсен.

Мәңгелеккә килмәгән без бу дөньяга,

Нишлибез соң язмышы да ачы сыный.

Балаларга килгән сагышлардан ,

Үксеп,үксеп йөрәк елый.

Әйтәләр бит алар кебек "изге җаннар",

Ходайга да бик кирәк,- дип.

Ә безне бит ул алмаган, калдырган,

Димәк, бездә газап өчен кирәктер.

Вакыт, вакыт сорап куям, кем гаепле?

Яши белеп яшәмәдек микән әллә.

Нишлибез соң үлчәп алып булмый,

Ходай тәгаләдән, биргән бәхетне.

Хәсрәтләрнең иң олысын,

Биреремен дигән ул яратканыма.

Әйткән ходай тәгалә,- диләр.

Бу дөньяда без бит кунак кына.

Язмышка бит үпкәләп тә булмый,

Аңламый ул безнең йөрәкне.

Фани дөньяларда йокласыннар,

Еламыйк без, дускай кирәкми!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев