Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәтерен югалтучы табылган - "Әтнә таңы"

22 ел элек югалган ир-атны тапканнар. Элек Түбән Новгород өлкәсендә яшәгән ир-ат Красноярск краенда табылган. Ул хәтерен югалткан, кая, ничек киткәнен дә хәтерләми. Әле 2013 елда ук хокук сакчыларына бергә яшәгән ир-ат турында мәгүлүматлар табып бирүләрен сорап бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Әйтүенчә, ир кеше аның белән танышканчы ук хәтерен югалткан,...

22 ел элек югалган ир-атны тапканнар. Элек Түбән Новгород өлкәсендә яшәгән ир-ат Красноярск краенда табылган. Ул хәтерен югалткан, кая, ничек киткәнен дә хәтерләми.

Әле 2013 елда ук хокук сакчыларына бергә яшәгән ир-ат турында мәгүлүматлар табып бирүләрен сорап бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Әйтүенчә, ир кеше аның белән танышканчы ук хәтерен югалткан, туганнары бармы икәнлеген дә белми.

Красноярск краенда 2012 елда барып чыгуын гына хәбәр итә алган. Аңарчы күрше районнарның берсендә староверлар белән бергә яшәгән. Шәхесен ачыклар өчен фотосын бөтен Россия буенча тараталар. Ел ярымнан соң Түбән Новгородта яшәүче җәмәгате полиция хезмәткәрләре белән элемтәгә керә, ир-атны тануын әйтә.

Хәзер полиция хезмәткәрләре ир-атка хәтерен яңартырга булышалар, ул инде исем-фамилиясен искә төшергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев