Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәтерлеме без? Хәтер исәнме?! – “Әтнә таңы”

Хәтер көненә... Хәтерлеме без?! Хәтер исәнме?! Кайсы туфрактан безнең тамырлар? Гамьсез адымнар таптап үткәндә Рәнҗеп ятмыймы шәһит батырлар? Дошман өстенә кинәттән яуган Япанчаларның рухы тереме? Дала хөрлеген, күчмәннәр эзен Сүндерде әллә коллык сөреме? Үткәннәр дәшми. Үткәннәр телсез. Дөнья оныткан дәһшәт хакында. Каһарман өчен лаеклы һәйкәл Нәни авылмы Казан артында?! Илбасар...

Хәтер көненә...

Хәтерлеме без?! Хәтер исәнме?!

Кайсы туфрактан безнең тамырлар?

Гамьсез адымнар таптап үткәндә

Рәнҗеп ятмыймы шәһит батырлар?

Дошман өстенә кинәттән яуган

Япанчаларның рухы тереме?

Дала хөрлеген, күчмәннәр эзен

Сүндерде әллә коллык сөреме?

Үткәннәр дәшми. Үткәннәр телсез.

Дөнья оныткан дәһшәт хакында.

Каһарман өчен лаеклы һәйкәл

Нәни авылмы Казан артында?!

Илбасар кем дә, Ватаның кайда?

Яшәү егәрең ничә гасырлык?

Күпме йөрәктә бүген дә тибә

Япанча кылган мәшһүр батырлык?

Дәүләтен җуйган бөек халыктан

Ватанпәрвәрләр туып-үсәрме?

Шәһит батырлар сорыйдыр кебек:

Хәтерлеме сез?! Хәтер исәнме?!.

(Ябынчы (Япанча) авылы Әтнә районында урнашкан)

29.09.2016.

Гөлүсә Батталова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев