Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәтәр җилләр - «Әтнә таңы»

Хәтәр җиллэр. Бөек Җиңунең 70 еллыгын эле генә зурлап билгеләп үткән идек.Сугышның зур афәт икәнлеген аның үлем,ятимлек,ачлык,ялангачлык алып килүен тагын бер кабат искә төшердек.Өлкән буын сугыш,сугыштан соңгы авыр,газаплы елларны тетрәнеп искә ала.Сугышта бирелгән миллионлаган корбаннар,тылда ач,ялангач килеш көнне төнгә ялгап куйган көч җитмәслек авыр хезмәт белән яуланган җиңү бәрәбәренә без...

Хәтәр җиллэр.

Бөек Җиңунең 70 еллыгын эле генә зурлап билгеләп үткән идек.Сугышның зур афәт икәнлеген аның үлем,ятимлек,ачлык,ялангачлык алып килүен тагын бер кабат искә төшердек.Өлкән буын сугыш,сугыштан соңгы авыр,газаплы елларны тетрәнеп искә ала.Сугышта бирелгән миллионлаган корбаннар,тылда ач,ялангач килеш көнне төнгә ялгап куйган көч җитмәслек авыр хезмәт белән яуланган җиңү бәрәбәренә без матур,тыныч тормышта яшәргә хаклыдыр.Әйе,без 70 елдан артыграк тыныч тормышта яшибез шикелле.Ләкин,бик тыныч булдымы соң ул еллар?Сугыштан соңгы биш-алты елда,ачлы-туклы килеш сугыш җимерекләрен төзәтеп маташканда да без Украина,Балтик буе республикаларындагы советка каршы бандалар белән көрәшеп маташтык. Ике система арасында ашкынып кораллану,атом-төш коралын җитештерү,аны сынау,"салкын сугыш"политикасы дәвам итте. Иң куркыныч киереңкелек хәле 1962 елның октябрендә булды."Кариб кризисы" дип йөртелгән бу вакыйга,Кубаны Америка агрессиясеннән саклау һәм аның Төркиядәге ракеталарын алдырумаксаты белән,Совеслар Союзы тарафыннан яшерен рәвештә Кубага урнаштырылган, АКШ ка һөҗүм итү өчен әзерлек хәлендә торган,атом-төш коралы белән 158 ракета урнаштырылганнан соң була. Ә АКШ ягыннан күпме ракета әзерлек хәлендә торгандыр!? Монысы билгесез. Кешелек дөньясы 13 көн буе атом-төш сугышын көтеп ,кыл өстендә торды. Ярый әле АКШ президенты Джон Кеннеди, СССР лидеры Н.Хрущевның бу куркыныч мәсьәләне сөйләшүләр юлы белән хәл итәргә акыллары җитте.

Чагыштырмача тыныч дип саналган елларда да СССР җитәкчелеге Африка,көнчыгышның кайбер илләрендә үз йогынтысын урнаштырып маташты. Аларның иң зурлары дип Вьетнам,Кореяда булган сугышларны күрсәтергә була. СССР сугышларда официаль яктан катнашмаган булып кыланса да,аның бу сугышларга керткән өлеше зур булды.

СССР империясенә каршы ризасызлык белдергән Чехословакия ,Венгрия халкын да совет танклары ярдәмендә "тынычландырдылар". Анда катнашкан совет хәрбиләренә "сугыш ветераны"статусы бирү дә бу вакыйгаларның бик җитди булганлыгын сөйли.

1979 елда КПСС ЧК Политбюросы карары белән совет гаскәрләре,Афган халкына интернациональ ярдәм курсәтәбез,дигән сылтау белән Афганстанга басып керә. 10 елга сузылган бу сугышта СССР ягыннан 255 мең солдат,офицер катнашты. Бу мәгьнәсез сугышта күп меңләгән совет хәрбиләре һәм тыныч Афган халкы кырылды.Ә Чечняда барган сугышларда һәр ике яктан да һәлак булучыларның санын төгәл белүче бар микән?Грузия белән ике арадагы конфликт та корбаннарсыз булмады.

Татарстан халкы суверинетет даулап ,референдум үткәреп йөргән көннәрдә ,Татарстанга бәреп керү өчен фәрмән көтеп,Мари урманнарында гаскәрләр торуы берәүгә дә сер түгел.Ярый әле ,бу хәл дә кан коюсыз гына,сөйләшуләр юлы белән хәл ителде.

Соңгы елларда Украинада булган вакыйгалар,Кырымның Рәсәйгә кушылуы Донбасс ,Луганск республикалары төзелү,аларга Рәсәй тарафыннан хәрби,матди ярдәм күрсәтү

дә,Рәсәй белән Көнбатыш арасындагы киеренкелекне көчәйтте.Җитештерүнең бетә баруы,ил бюджетының нефтькә бәйлелеге,нефтькә бәяләрнең кискен төшүе,санкцияләр кертелү нәтиҗәсендә ил аяныч хәлдә калды.Әйбер бәяләренең котырынып үсүе гади халык кесәсенә сукты,байлар белән ярлылар арасында упкын тагын да тирәнәйде.Ә шул вакытта дәүләт,үз халкы авызыннан өзеп,Донбасс,Луганскига гуманитар ярдәм белән колонналар җибәрүен дәвам итә.Ярдәм итү кирәк,ә үз халкыңның хәерчеләнүе бәрәбәренә күрсәтелгән ярдәмне мин һич аңлый алмыйм.Ә Сириядә барган сугышларда террорчыларны юк итү өчен Рәсәй авиациясенең Сирия өстенә туктаусыз бомбалар яудыруы да халыкны пошаманга салды.Безнең самолетларның һөҗүмнәрен экраннардан шул кадәр матур итеп күрсәтәләр,шул кадәр мактыйлар,ирексездән күңелдә горурлану,масаю хисе уяна.Әле күптән түгел генә,СУ-34 самолетының генераль конструкторы телевизор экраннарыннан самолетның кеше үтерүдәге мөмкинлекләрен горурланып сөйләде.Ә бу самолетларны җитештерүнең,аларның озак вакытлар буена Сириягә очышларының халык җилкәсенә авыр йөк булып төшүе турында ләм-мим.

Һавадан туктаусыз бомбалар явып торган Сириядә террористлар гына тугел, ә гади тыныч халык та яши бит. Матбугат чаралары, бомбага тоту, ракета ударлары разведка күрсәтмәләре буенча гына ясала,шуңа күрә алар террористлар өстенә генә төшә, дип безне тынычландырырга тырышсалар да,күңел барыбер тыныч түгел. Разведка да,иң төгәл приборлар да ялгышырга мөмкин бит.

Илдә Рәсәйнең хәрби куәтен бөтен дөньяга демонстрацияләү бара. Туктаусыз барган хәрби өйрәнүләр,теге яки бу хәрби округны,ракета,ПВО гаскәрләрен тревога белән күтәрү шул турыда сөйли кебек. Шулай кирәктер дә,йодрыкны кесәдән генә күрсәтү мәгънәсезлек бит . НАТО һаман да безнең көнбатыш чикләрдә үзенең позицияләрен ныгытканда, АКШ хәрби максатлар өчен үзенең чыгымларын арттыра барганда, порохны коры тоту зыян итми анысы. Ә менә Бөек Ватан сугышы газаплары әле дә оныта алмаган халык ,хәерчелек чигенә җитсә дә : "Ходаем,безне шушы тормыштан гына аера күрмә,бер үк сугыш кына була күрмәсен!"-дип Ходайга ялвара...Ә сугыш җилләре биткә бәрелеп киткән кебек...Алла сакласын!

Бу мәкаләне тәмамлаганда экраннардан Рәсәй самолетларының Сириягә гуманитар ярдәм ташлауларын күрсәтә башладылар.

 

Шакиров Илсур

Әтнә районы Олы Мәңгәр авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев