Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ХУҖАСЫЗЛЫКМЫ БУ? ӘЛЛӘ МӘНСЕЗЛЕКМЕ?

Олы Әтнә авылы зиратын (Арчага киткән яктагысы) карап, аркылыга-буйга йөргәндә йөрәк әрнегәнгә түзәргә кирәк. Кемнәрнеңдер газизләре ята бит бу каберлекләрдә. Беләләр микән якыннарының ничек мәсхәрәләнгәнен. Мин алар урынында булырга теләмәс идем. Белсәләр ни йөрәк белән яшиләр? Шушы каберлекләрдә яткан мәрхүмнәрнең якыннары җыйналып та чистартып куя алган булырлар иде. Аңлыйм, ачу...

Олы Әтнә авылы зиратын (Арчага киткән яктагысы) карап, аркылыга-буйга йөргәндә йөрәк әрнегәнгә түзәргә кирәк.

Кемнәрнеңдер газизләре ята бит бу каберлекләрдә. Беләләр микән якыннарының ничек мәсхәрәләнгәнен. Мин алар урынында булырга теләмәс идем. Белсәләр ни йөрәк белән яшиләр? Шушы каберлекләрдә яткан мәрхүмнәрнең якыннары җыйналып та чистартып куя алган булырлар иде. Аңлыйм, ачу да килә торгандыр. Кем салган шул җыйсын, дип тә әйтәсездер. Каберлекләр өстенә моның кадәр агачны бер кеше килеп кенә өеп китә алмый. Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илвир Галиев дөрес әйтә, оешмалар җыештырганнан калган агачлар бу. Димәк эш дөрес оештырылмаган, вакытында төяргә техника булмаган. Балта-пычкы күтәреп менгән кеше иң өстенә куеп ташысынмы аларны, үз туганнары ятса бәлки ташырлар да иде. Ә чит кеше үзеңнеке түгел. Аларны гаеплисем килми. Авыл белән күтәрелеп өмә ясап җыештыра алмаганны җыештыра бит алар. Ә башка җирлекләрдә авыл белән өмәгә күтәреләләр. Ахыргача чистарталар, чөнки кадерлеләре күмелгән. Үзләре шунда барасы, мәңгелек йорт бит ул. Ә менә бу очрак... авыл халкына күңел рәнжи. Үзенекеләр ята бит шул җирдә. Каберлекләрдә чардуган буе чүп үләннәре. Ник оешмаларга салыналар. Оештырып карадылар бит өмәне, бер генә дә түгел. Элек авыл җирлегендә эшләгән Азат Хәйретдиновның ачынып әйткәнен бер дә онытмыйм. "Әтнә халкы мәңгелеккә килгән, үлмәскә җыеналар, ник бер кеше килсен өмәгә, һаман да шул 5-6 кеше чыга. Калганнарга кирәкми. Шулкадәр мәнсез булырга кирәк бит", - дигән иде ул. Илвирның да бу хәлләргә күңеле әрни торгандыр. Тик бу зиратны бер генә кеше җыештырып чыга алмый. Каберлекләр дә бик тыгыз урнашкан.

Рәмзия апаның җан әрнеп сөйләгәннәрен дәвам дә итәсе килә. Авыл җирлеге дә, коммуналь хуҗалык, үзәк мәчет тә, аның мөтәвәллияте дә бар. Мәчет картлары да, муллалар да җитәрлек. Оештырып, халыкны күтәреп карарга кирәк. Вәгазь укыганда да болай эшләргә, болай яшәргә ярамаганын, зиратның изге җир икәнен әйтеп сөйләп буладыр. Ана сөте белән кермәгәнне дип тынычланасы түгел. Ник кермәсен. Селкетә торгач, май басканы да селкенә аның. Рамазан ае бара, изге гамәлләр кыла торган ай. Шушы айда җыештырылмаса зират, башкача җыештырылмаячагына иманым камил.

Алып кайтырга ярамый дип алып килгән әйберләр, буш буяу савытлары белән дә тулган зират. Аның тышкы әйләнәсен әйтеп тә тормыйм, эче шундый булганны, тышын күз алдына китерәсездер. 5-6 арба чүпне әйләнә-тирәсеннән генә дә түгеп була. Ә ник ярамый алып килгән әйберне алып кайтырга? Кабер казырга барган бер генә кешенең дә көрәген калдырып кайтканы юк бит. Район мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев тә: "Шундый ырым уйлап тапты шул халык, зираттан өйгә алып кайтсаң, кайгы килә янәсе. Чардуган буярга киләләр дә, банкасы, буяу савыты да шул зират эчендә кала. Өйгә алып кайтуның бер начарлыгы да, зыяны да юк, ә болай чүп булып ята", - дип борчыла. Зиратта ятучы әрвахларның рәнҗешен кая куярбыз. Әгәр бик ышанучан кеше икәнсез, өйгә алып кайтасыгыз килмәсә, зираттан алып чыгып, чүп савытына ташлагыз. "Иртәгә үк контейнер менгезеп куябыз зират читенә, аның бер читенлеге дә юк", - диде коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров. Контейнер куеп кына да тынычланырга ярамас. Җыештыру кирәк. Мәрхүм Туфан Миңнуллин язганча, үлемнән өстен кешенең туганы юк әле. Барыбыз да шунда барасы. Бүгенге әрвахлар хәлендә калмас өчен, алдан хәстәрен күрик! Ул кадәр мәнсез булмыйк, хурлыгы ни тора...

Хәйдәр Гарипов төшергән фотолар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев