Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы укучысының хушлашу сүзе

Укытучым, остазым, киңәшчем Равил Мөхтәр улы Садриевнең рухына багышлыйм.

Нигә соң син, тормыш, төпсез диңгез?

Ә дигәнче чорнап аласың.

Яшьнәп торган көчле яшәүчене

Тар гүрләргә илтеп саласың.

Равил абый, иртә иде әле...

Иртә түгел, артык иртәрәк.

Ул дөньяга сездәй көчле рухлы

Ир-атлар шул кирәк күбрәк.

Ике кызыгыз калды бит әтисез,

Алия апа ничекләр чыдар.

Динле, көчле рухлы хатын

Сабырлыкны Ходайдан сорар.

Гадел булдыгыз сез һәркем өчен,

Дөреслекне сөя идегез.

Идегез дип язып уйга калам...

Оҗмаһ түрләрендә инде сез.

Авыр туфрагыгыз булсын җиңел,

Каберегездән нурлар сибелсен.

Кылган игелегегез, изгелегегез

Дога булып барып ирешсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев