Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хыяллар тормышка ашканда - "Әтнә таңы"

Махсус программа Берничә елдан бирле бу тирә халкы үз җирлекләрендә балалар бакчасы булдыру турында хыялланган иде. Һәм менә ниһаять аларның теләкләре тормышка аша башлады. Ташчишмәдә тиздән балалар бакчасы ачылачак. Авыл җирлеге башлыгы Азат Вәлиев соңгы очрашуларның берсендә дә җирлеккә балалар бакчасы кирәклегенә аерым басым ясаган иде. Бирим дигән колына, чыгарып...

Махсус программа

Берничә елдан бирле бу тирә халкы үз җирлекләрендә балалар бакчасы булдыру турында хыялланган иде. Һәм менә ниһаять аларның теләкләре тормышка аша башлады. Ташчишмәдә тиздән балалар бакчасы ачылачак.

Авыл җирлеге башлыгы Азат Вәлиев соңгы очрашуларның берсендә дә җирлеккә балалар бакчасы кирәклегенә аерым басым ясаган иде. Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына, ди. Президент тарафыннан кабул ителгән махсус программаларының берсе нәкъ менә яңа балалар бакчаларын аякка бастыруны күздә тота. Район хакимияте дә халык гозерен аяк астына салмаган. Ишеткәннәр, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә дә теләк белдергәннәр.

Ташчишмә авылына килеп кергәндә каршыда торган элекке мәктәп бинасына игътибар итми калганыгыз юктыр. Кайчандыр анда башлангыч мәктәп, колхоз һәм авыл идарәсе, почта бүлекләре урнашкан иде. Ике еллап элек биредә мәктәп ябылды, идарә Күшәр авылына күчте. Бу зур, иркен бинаның бер бүлмәсендә авыл җирлеге идарәсе генә ятим булып утырып калды. Әнә шул зур бинаны сабыйлар өчен бөтен уңайлыклары булган балалар бакчасы итеп үзгәртеп эшләячәкләр. Биредә Арча МСО егетләре бригадасы 9 гыйнвардан эшли башлаган. Идән - түшәмнәрне, бүлмәләр арасындагы перегородкаларны сүткәннәр. Бүлмәләрне билгеләп, фундаментларын сала башларга әзерләнәләр. Җиде кешелек бригаданы мастерлары Марат Вәгыйзов җитәкли. Шулай ук стеналар җылытылып, өр- яңадан эшләнәчәк. Барлык эшләр быелның август ахырына тәмамланыр дип көтелә.

Ташчишмә авыл җирлегенә Иске Өҗем , Мокшы авыллары да керә. Әнә шушы өч авылга бүгенге көндә бакча яшендәге 38 бала исәпләнә. Балалар бакчасы булу бердән әти- әниләр өчен уңайлы булса, икенче яктан - күпме кеше эшле була дигән сүз дә бит әле. Монысы да бүгенге көн өчен бик актуаль мәсьәлә.

Озакка сузмыйча, бу зур эшләрне исән сау башкарып чыгарга насыйп булсын, балалар бакчасы сабыйлар тавышыннан шау - гөр килеп торсын. Бездән теләк шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев