Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ХЫЯЛЫ – ҮЗ ЭШЕН АЧУ

Әтнә дәүләт драма театры М. Фәйзинең "Адашкан күңел" спектаклен уңышлы сәхнәләштерде. Бу, әлбәттә, режиссёр һәм артистларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Спектакльне тамашачы хозурына чыгару өчен бик күпләрнең тырышлы­гы кергән: декораторлар, ут, музыка куючы­­лар, хоре­ографлар, те­­гү­че­ләр... Кыз­ганыч, та­­маша­чы алар­ның хәтта исем­нә­рен дә белми кала. Сүзем шуларның иң яше - спектакльнең премьерасына кадәр...

Әтнә дәүләт драма театры М. Фәйзинең "Адашкан күңел" спектаклен уңышлы сәхнәләштерде. Бу, әлбәттә, режиссёр һәм артистларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Спектакльне тамашачы хозурына чыгару өчен бик күпләрнең тырышлы­гы кергән: декораторлар, ут, музыка куючы­­лар, хоре­ографлар, те­­гү­че­ләр... Кыз­ганыч, та­­маша­чы алар­ның хәтта исем­нә­рен дә белми кала. Сүзем шуларның иң яше - спектакльнең премьерасына кадәр ике ай бу костюмнар арасында кайнаган кыз турында.

Гөлназ Йосыпова... Тумышы белән Күлле Киме авылыннан булган бу кыз Әтнә дәүләт драма театрында тегү­че булып эшли. "Адаш­кан күңел" спектакленең 1 һәм 3 пәрдәләре өчен әзерләнгән костюм­­нар нәкъ менә аның уң­ган куллары аша үткән дә инде. Әлеге берен­че җаваплы эше турын­да Гөлназ түбәндәгеләр­не сөйләде: "Театр­да сентябрь аеннан эш­ли баш­ла­дым. Спектакль­­ләр өчен киемнәр әзерләр­­гә булыштым. Артист­лар үз­гәреп торгач, кос­тюмнарны аларның гәүдә төзелешенә туры китереп үзгәртеп тегәргә дә кирәк. "Адашкан күңел" өчен костюмнар әзерләргә кушкач, бер мәлгә куркып та, каушап та калдым. Әни дә, башкарып чыга алырсыңмы икән, дип борчылды. Соңыннан, бер башламасаң, булмый, дип бу эшкә алындым. Әлбәттә, җиңел булмады. Бу эштә тегү буенча цех җитәкчесе Ләйлә апа Хәкимова булышты. Берьюлы кисәргә дә, тегеп барырга да кирәк бит. Ул ярдәм итмәсә, күпкә кыен булыр иде". Кием генә түгел, декорация өчен юрган-тукыма, чыбылдык та аның эше.

Гөлназның тегү эшенә осталыгын һәркем белә. Шуңа күрә авыл халкы тегү буенча йомыш белән аңа килә. Ул исә, үз чиратында, сыйфатлы эшен кирәкле вакытка өлгертә. Театр артистлары да аның эшен уңай бәяли. Мәсәлән, Фаяз Хөсәенов тү­бәндәге фикердә:

- Гөл­наз әле яшь, энтузиазм анда ташып тора. Эш ягыннан карасак, костюмнары бик матур, бик әйбәт тегә. Киләчәктә дә унышлы гына эшләргә язсын аңа.

Укытучысы Ләйлә Хәкимова да аны мактарга ашыкты:

- Яшь булуына карамастан, Гөл­наз бик әйбәт эшли. Нәр­сә кушсаң да, һәр эшен тиешенчә, ахырына кадәр башкарып чыга. Мин бераз шүрләп калсам да, Гөлназ куркып тормый, - диде.

Тегү эше белән кызыксынуы кечкенәдән Гөлназның. Бу һөнәргә балачактан ук әзерләнә башлаган дип әйтергә дә мөмкин. Әбисе янына килгәч, сеңелләре белән җыелып, курчакларга күл­мәк теккәннәр, шунда ки­ем модельләре дә уйлап тапканнар. Шул вакытта ук кул эшенә, матур материалларга кызыгып калган да инде ул. Үсә төшкәч, бәйли башлаган, күлмәкләрне үзгәртеп теккән. 11 сыйныфта укыганда, ике профессия турында хыялланган: журналист яки тегүче. Тора-бара икенчесенә карата теләк көчәя барган. Сайлаган һөнәрен әти-әнисе дә хуплаган. "Әбиемнең апасы да тегүче булган. Инде олы булса да, ул бу кул эшен ташламый. Бәлки ул да миңа һөнәр сайлауда бер этәргеч булгандыр", - дип искә ала Гөлназ.

Мәктәпне тәмамлагач, Гөл­наз Казан җиңел сәнәгать техни­ку­мында конст­руктор-мо­дельер белгеч­леге бу­енча укы­ган. Диплом эше итеп, кечкенә мех кисәкләреннән ир-егет­ләр өчен өске кием әзерләгән. Бизәкле, җиң һәм аскы өлешләргә бәйләү элементлары да кергән әлеге киемне ул тулысынча кул белән теккән. Нык тырышкан, шуңа да ул хәзер кызыл диплом иясе. Ә бүгенге көндә укуын дәвам итеп, Казан дәүләт технология университетында конструктор белгечлеге буенча белем ала. Тегүче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икәнлеге белән дә уртаклашты ул: "Бу һөнәр ияләренә түзем, игътибарлы, шул ук вакытта хыялый да булу зарур. Модельләр уйлап табарга, соңыннан аны тегә белергә дә кирәк бит. Укыган вакытта да, эштә дә бик күп эскизлар сызасы бар. Шуңа күрә рәсем ясый белергә дә кирәк. Юктан гына белгечлек тә "конструктор-модельер" дип аталмый. Тегүче һәрвакыт үсештә булырга тиеш".

Кушылган эшне ташлап, үзе теләгәнен тегәсе кил­гән вакытлары да булгалый икән Гөлназ­ның. Әм­ма сайлаган һөнә­рен алыштыру ту­рын­да уйламый да: "Эшем­­не яратам, шуңа күрә зар­ланмыйм. Әлегә мин барысын да туплыйм, үзләштерәм, үз белгеч­легем буенча үсәргә ты­ры­шам. Әнием бу­лышып тора. Иң беренче чиратта мин аның киңәшләрен тыңлыйм".

Гөлназның киләчәккә планнары да зурдан - үз эшен ачып җибәрү. Кием ремонтлау гына түгел, ә нәкъ менә эскизлар белән тегү буенча. Чынга ашмаслык хыял түгел, бары тик тырышырга, оптимист булырга кирәк. Ә ул бу сыйфатларга ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев