“Хәзер күбрәк балаларга, өйгә игътибар бирәм”

Иске Җогып авылында яшәүче Зәмзәмия Фәрит кызы Хафизова әнә шулай ди. "Ак халатлы фәрештә" буларак, гомере буена авыл халкына, тирә-як авылларда яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтеп яшәгән ханым сүзләре бу. - Быел пенсиягә чыктым, дөрес әле эшләп торам, - ди дә, сүзне кабат гаиләсе, оныклары турында сөйләп дәвам итә. Ике баласы...
Иске Җогып авылында яшәүче Зәмзәмия Фәрит кызы Хафизова әнә шулай ди.
"Ак халатлы фәрештә" буларак, гомере буена авыл халкына, тирә-як авылларда яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтеп яшәгән ханым сүзләре бу.
- Быел пенсиягә чыктым, дөрес әле эшләп торам, - ди дә, сүзне кабат гаиләсе, оныклары турында сөйләп дәвам итә.
Ике баласы да Казанда, аның каравы оныгы авылда, янында кунакта икән. Балаңның баласы балдан татлы, диләр бит, оныгын кулыннан төшерми дә диярлек.
Хезмәт юлын 1981 елны Күңгәр больницасында шәфкать туташы булып башлый. Анда эшләгән 14 еллап гомерен сагынып искә ала. Хәер, аның үзен дә ачык йөзле, эшен җиренә җиткереп башкаручы буларак искә алалар. 1994 елдан әлегә кадәр Яңа Шашы фельдшер-акушерлык пунктын җитәкли. Яңа Шашы авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗанов:
- Тырыш, төгәл ул. Халык арасында абруе зур, - ди аның турында.
Зәмзәмия ханым үзеннән бигрәк, фельдшер-акушерлык пункты турында сөйли.
- Бик матур, җылы, якты. Газы-суы бар. Тиешле стандартлар буенча сафка бастырылды. Эшләүче өчен аның зурлыгы да бик мөһим, - ди.
Балаларын, оныгын телгә алганбыз икән, җәмәгате турында да язып үтү дөрес булыр. Күп еллар күмәк хуҗалыкта шофер булып эшләгән Мансур абый ышанычлы ярдәмчесе аның. Район үзәгенә барасы булса да, башкасына да җиңел машинада гел икәү бергә йөриләр.
- Икебез бергә эшләгән кебек, - дип көлә Зәмзәмия ханым.
Монысының сәбәбе транспорт белән бәйле. Кая барасы булса да, җиңел машина кирәк. Ә фельдшерга хезмәте буенча бик еш йөрергә туры килә. Ярый әле янәшәсендә Мансур абый бар.
- Кеше белән эшләү бик җайлы түгел. Олыракларны үзебез йөртәбез. Еш кына төрле дарулар алып кайтырга туры килә, - ди.
Хәзер эш шартларының бик уңай булуын кат-кат искә ала. Элекке юлсызлык, элемтә булмау үзәгенә нык үткән, күрәсең. Дөрестән дә, юллар асфальтланган, кеше саен диярлек автомобиль бар.
- Хезмәтемне һәрвакыт тиешенчә башкарам. Халык та эшемнән канәгатьтер, - ди ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 15:10Яктырткычың бармы, җәяүле? Соңгы вакытта ЮХИДИның нәкъ шушы проблемага басым ясавын аңларга да була.500
-
24 гыйнвар 2021 - 13:30Татарстанда ана капиталы алу өчен гаризадан башка гына 21 мең сертификат бирелгән Республикада ана капиталы алу өчен 300 меңенче сертификат проактив режимда рәсмиләштерелгән.2400
-
24 гыйнвар 2021 - 12:00Иң яхшылары билгеләнде Олы Әтнә урта мәктәбендә Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең район этабы үтте.7900
-
24 гыйнвар 2021 - 10:35Киләсе елдан җанварларны төрле тамашаларда куллану өчен лицензия кирәк булачак Җанварларны тамашаларда куллану мәсьәләләре буенча халыктан 35 мөрәҗәгать килеп ирешкән.4000
-
24 гыйнвар 2021 - 09:25Мәктәптә укыту өчен кәрәзле телефон куллану тыелды Укучыларга белем бирү оешмаларына смартфон алып килергә рөхсәт ителә.6500
-
23 гыйнвар 2021 - 20:152021 елда беренче балага айлык түләү күләме артты Гаиләгә түләү күләме яшәү минимумына кадәр арттырылган.12600
-
23 гыйнвар 2021 - 19:05Май ашагыз! Кышын кешеләрнең күпчелеге бит һәм кул тиресенең коры булуыннан зарлана.9200
-
23 гыйнвар 2021 - 18:05"Своя колея 2021" Показ проекта "Своя колея 2021" состоится 23 января в 18:006600
-
23 гыйнвар 2021 - 15:50Җылыту приборларын кулланганда саклык чаралары Фиргать Мөхәмәтҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дәүләт инспекторы8400
-
23 гыйнвар 2021 - 14:05“Туган тел елы” Районның барлык мәктәпләрендә дә “Туган тел елы”на рәсми рәвештә старт бирелгән.9400
-
23 гыйнвар 2021 - 09:30Тиз арада шалтырат! Әгәр дә уйламаганда коррупция күренешләре белән очрашсагыз, шалтыратыгыз.10700
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.26100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32700
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.110300
-
21 гыйнвар 2021 - 16:20Күрше районда коточкыч авария Бүген Саба районы Иске Икшермә – Килдебәк юлының 11+500нче километрында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды.45000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика