Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәзерге ипотека шәригать кануннарына каршы килә

Татарстанда якын арада ислам кануннарына туры килүче ипотеканы эшләтеп җибәрергә мөмкиннәр. КФУ да узган түгәрәк өстәл вакытында әлеге тема күтәрелгән. Анда Россия һәм Малайзия, Казахстан, Нидерландтан килгән ислам финанслары өлкәсе белгечләре катнашкан. Белгечләр билгеләп үткәнчә, хәзерге ипотека шәригать кануннарына каршы килә, шунлыктан ислам кануннарына сыеша торган торак алу схемасын эшләргә...

Татарстанда якын арада ислам кануннарына туры килүче ипотеканы эшләтеп җибәрергә мөмкиннәр.

КФУ да узган түгәрәк өстәл вакытында әлеге тема күтәрелгән. Анда Россия һәм Малайзия, Казахстан, Нидерландтан килгән ислам финанслары өлкәсе белгечләре катнашкан. Белгечләр билгеләп үткәнчә, хәзерге ипотека шәригать кануннарына каршы килә, шунлыктан ислам кануннарына сыеша торган торак алу схемасын эшләргә кирәк. «Барлык шәригать кануннарына туры килү, «ипотека кредиты» һәм «процент» билгеләмәләре булмау, минемчә, киләчәк программасының төп принциплары», - дип белдерә бер төзелеш оешмасының хокук мәсьәләләре буенча директоры Дания Мәрданова.

«Мөселманча» ипотека схемасын белгечләр март аенда ук караячаклар.

Чыганак: http://islam-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев