Әтнә таңы

И, авыл...

И,авыл… Безне киләчәктә коммунизмда яшәячәкбез,авыл белән шәһәр арасында аерма бетәчәк дип кечкенәдән өйрәттеләр.Бу сүзләрдә дөреслек тә бар,җәмәгать.Коммунизмны күрмәсек тә,авылда тормыш шартлары яхшырды бит.Өйләрдә газ ,канализация зур экранлы телевизорлар,компьютер,нәни балалар кулында хикмәкле телефоннар.Итне тозламыйбыз ,кар базында сакламыйбыз,күпчелек өйдә әллә ничә морозильник ,холодильник ,ларь,җылытылган бәдрәф,ванна,джакузилар белән дә авыл кешесен шаккаттыра алмыйсың.Бу хәзер...

И,авыл…
Безне киләчәктә коммунизмда яшәячәкбез,авыл белән шәһәр арасында аерма бетәчәк дип кечкенәдән өйрәттеләр.Бу сүзләрдә дөреслек тә бар,җәмәгать.Коммунизмны күрмәсек тә,авылда тормыш шартлары яхшырды бит.Өйләрдә газ ,канализация зур экранлы телевизорлар,компьютер,нәни балалар кулында хикмәкле телефоннар.Итне тозламыйбыз ,кар базында сакламыйбыз,күпчелек өйдә әллә ничә морозильник ,холодильник ,ларь,җылытылган бәдрәф,ванна,джакузилар белән дә авыл кешесен шаккаттыра алмыйсың.Бу хәзер шулай.Ә моннан 60 еллап элек авыл белән шәһәр арасында упкын өй-һай тирән,сала кешесе дә каланыкыннан нык аерыла иде.Үткән тормышның берничә мизгелен карап үтик.
Урын-җир.
1959 елда урта мәктәпне тәмамлап ,КДУ га укырга керергә әзерләнеп йөрим.Казанга килеп,йомышларымны үтәгәннән соң,авылга кайтып китәргә өлгерә алмадым,кунарга туганнан-туган абыйларны эзләп таптым.Вильдан абый өйдә үзе генә иде.Кичкене ашап-эчкәч ,ул миңа йокларга урын күрсәтте,комодтан алыпчиста урын-җир бирде.Мин,утюкланып ,пөхтә итеп төрелгән простынялар ,мендәр тышын моңарчы күрмәгән, идәндә,тоташ бер юрган астында берничә малай йокларга күнеккән авыл малае,аларны нишләтергә белмичә,читкә алып куеп,оделга төренеп ятып йокладым.
Иртән торгач,Вильдан абый миңа шәһәрчә урын җәю тәртибен аңлатты.

Реклама

Туалет эзләп.
Бер хатын сөйләгән вакыйга күңелгә кереп калган: "Яшь вакыт. Бездә квартирада торучы бер кыз белән Казанга, аның туганнарына кунакка бардык. Бик җылы каршы алдылар, озаклап авыл күчтәнәчләре, шәһәр тәм-томнары белән чәй эчтек. Сөйләшеп утыра торгач, иртәдән бирле тышка чыкмагангадыр, икебез дә кыстала башладык. Моңарчы күргән булмагач, аларның квартирасында туалет барлыгын, урамга чыкмыйча да йомышны йомышлап булуын башыбызга да китермибез. Сәбәп табып кышкы урамга, авылдагыча бәдрәф эзләп чыгып киттек. Безнең бәхеткә, зур ишек алларында улвакытларда андый бәдрәфләр очрый иде әле. Эзли торгач таптык тагын.
Озак йөреп абыйларга кайткач, ул: "Нишләп кич белән шәһәр урамында озак йөрисез, нәрсә булмас!" - дип безне шелтәли башлады. Кызара-кызара мәсьәләне аңлатып бирдек. Хуҗалар кычкырып көлделәр, аннары туалетны күрсәтеп, аннан ничек файдаланырга икәнен аңлаттылар".

Татармы, марҗамы?
Мин мәктәпне тәмамлаган елларда ,авыл мәктәбен бетереп чыгучыларның рус теле бик чамалы иде.Чиста татар авылы,телевизор юк,кара тәлинкәләрнең өйләргә кергән генә вакыты,шәһәр балалары да авылга сирәк кайта,шуңа күрә рус телендә аралашу юк дәрәҗәсендә иде.Өлгергәнлек аттестатын алып,кирәкле кәгазьләрне туплап,КДУ га документлар тапшырырга киттек.Ленин бабай укыган колонналы ак бинаның мәһабәт ишекләрен ачып эчкә үттек ,кабул итү комиссиясе урнашкан бүлмәне эзләп таптык. Ишек ярыгыннан бер апаның абитуриентлардан документлар кабул итеп,аларбелән сөйләшеп утыруы күренә.Я,хода ,ул бәндә марҗа булса,без аның белән ничек сөйләшербез?! Керергә куркып ишек төбендә байтак таптанып тордык.Көне буе торып булмый бит инде,чыккан бер авыл малаеннан сорыйбыз:"Әйт әле,теге апа татармы,әллә марҗамы?"."Татар сүзен ишеткәч эчкә җанг керде ,җиңеләеп кереп киттек.
Ярый әле,ул вакытта керү имтиханнары татар телендә биреп була иде.
Отставить!
Безнең Мәңгәр авылының Арча районына кергән вакыты.Колхозда сыер савучы булып эшләүче бер апа йомыш белән Арчага бара.Эшен бетереп,кайту юлы чатында кул күтәреп байтак торгач ,Әтнә ягына кайтучы бер йөк машинасының кабинасына менеп утыра бу.Кузгалып киткәч урыс шофер моңа берничә тапкыр нәрсәдер әйтеп карый ,ә русча бөтенләй белмәгән безнең юлаучы дәшми,җүләр кебек аның күзенә карап тора икән.Бәлки шофер аның кайсы авылга кайтасын сорагандыр.Шофер бүтән дәшми.
Мәңгәргә якынайган саен доярканың башында бер генә уй бөтерелә нәрсә дип әйтеп бу машинаны туктатырга?Авылга керүгә ул башына килгән беренче сүзне кычкыра:"Отставить!"
Шофет аңлый,елмаеп куя.Машинасын туктатып моны төшереп калдыра.
.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: