Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң авырткан җир: чистарынабыз!

Казан артының ак ягы без. Сөйләм теле булсын, тармак ара хезмәт булсын, башны югары күтәреп, горурлана алабыз. Бер генә кимчелегебез бар: чиста түгел без. Чистарына алмыйбыз. Ниләр генә кылмадык, контейнерлар урнаштырып карадык, бик җайлы иде, тик юк, чүпләр ташып акмаса, дөнья тулмый калса, без булмый калабыз. Пычрактан гаҗиз булып, контейнерларны...

Казан артының ак ягы без. Сөйләм теле булсын, тармак ара хезмәт булсын, башны югары күтәреп, горурлана алабыз. Бер генә кимчелегебез бар: чиста түгел без.
Чистарына алмыйбыз. Ниләр генә кылмадык, контейнерлар урнаштырып карадык, бик җайлы иде, тик юк, чүпләр ташып акмаса, дөнья тулмый калса, без булмый калабыз. Пычрактан гаҗиз булып, контейнерларны җыеп алдык. Теге районда, бу авылда капчык белән чыгаралар, трактор җыя икән имеш. Шулай итсәк, әйбәт булыр дип капчыкка күчтек. Әйбәт булыр күк иде, начар да түгел билгеле, трактор атнага ике тапкыр йөреп тора, ә чүпләр һаман чатларда чәчелеп ята. Ник ята? Үзебез мәнсез, мәгънәсез булганга. Юка пакетка салынган чүпләрне трактор үткәнме, үтмәгәнме, чыгарып куябыз, ә карга өере эх дигәнче чәчеп ата. Андый пакетлар белән булмый, дип капчык­ларга салып чыгарырга куштылар. Тыңлаганы тыңлады, тыңламаган юк. "Капчык җиткерә торганмыни?" диючеләр дә булды. Башы эшләүчеләр чүп пакетын салу өчен, аерым баклар куя башладылар. Чүбен алып китәләр, бак утырып кала. "Капка алды саен йөреп булмый, чат башына чыгарып куегыз" дигәч, анысын да тыңладык. Төшерәбез чат башына, безгә бер авырлыгы да юк, тик чатта торган кешенең әйләнә-тирәсе чүп белән тула. Тракторның сәгатенә туры килеп торса бик кенә, юк шул, уйлап торыштан түгел. Чәчелгәнне сукрана-сукрана чат башы кешесе җыя. Менә шундый чәчелгән чүпне фотога төшереп, уфтанып барам. Киң урамга җиткәч, тагын туктадым. Шаккатып карап торам, бер акыллысы, чынлап акыллы, чыгарган чүпне җәймә белән төреп куйган, таралмаслык итеп. Менә үрнәк. "Поле чудес" тагы кисмәк, бакларны да кулланылышка кертик. Булмый бит болай, кая карама чәчелгән чүп, бик ямьсез күренеш.
Икенче авырткан җир - капка аллары. Билгә җиткән печән, алабута, кычыткан. Явымлы ел, җылы. Үсә! Оешмалар тагын җәфа чигә. Ник алар? Һәр йортның үз хуҗасы бар, капка алдыгызны үзегез чабыгыз, Алла хакы өчен! Оешмаларда эшләүчеләр бушка калмаган, һәр кешенең үз эше бар, ничек оялмыйча капка алдын оешма килеп чистартканны кө­тәсез.
Оят беткән җирдә әдәп бетә, таләп беткән җирдә әдәп бетә, күрәсең. Ул дәрәҗәгә үк төшмик, җыелыйк. Чистарыныйк! Үзебезнекен дә кешедән эшләтмик! Казан артының ак ягын каралтмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев