Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң элек документын сора

Республикабызның Кукмара районы Люга авылындагы бер хуҗалыкта булган себер түләмәсе турында күп сөйләнде.

4 августтан биредә карантин игълан ителеп, 20 августта ул бетерелде. Бүгенге көндә себер түләмәсенең башка очраклары теркәлмәгән. Шулай да "Россельхознадзор"ның Татарстан республикасы буенча идарәсе нең өлкән дәүләт инспекторы Ринат Фәйзрахманов һәрвакыт игътибарлы булырга кирәклеген кисәтә.

- Әлеге хуҗалыкны тикшерү миңа йөкләнде. Бер яшьтән олырак тана бозауны 18 километр ераклыктагы авылдан сатып алалар. Аны саткан кешене дә таптык. Ул авылга бер "ГАЗель" машинасы килүен (номерын хәтерләми), шуннан ике бозау сатып алуын әйтте. мал сатуга рөхсәт бирә торган авыл җирлеге, ветеринария белешмәләре дә - берсе дә юк. Мал туарны кайдан гына сатып алсаң да, ветеринария белешмәсе булу мәҗбүри. Ул белешмәдә авыруларның булу-булмавы, нинди прививкалар ясалуы хакында мәгълүмат була.

Гадәттә, авылда терлекне суялар да, алырга кеше эзләп йөри башлыйлар. Мондый итне һич тә алырга яармый, чөнки ул тикшертелмәгән, ветеринария белешмәсе юк. Кукмарадагы хәл килеп чыкмас дип берәү дә әйтә алмый, - диде ул.

Себер түләмәле терлекләр күмелгән зиратлар безнең районда 36 данә. Әлеге авыруны барлыкка китерүче таякчыклар туфракта 300 елга кадәр саклана. Бу зиратлар коймалар белән әйләндереп алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең консультация