Әтнә таңы

И-и, бу татар әбиләре!

И-и, бу татар әбиләре! Нигә узган гомер хисле, саткан сыер сөтле була икән? Аптырамыш, без яшь чакта, без бала бала чакта, элегерәк, - дип, сүз башлап җибәргәнне сизми дә каласың. Сирәк булса да авылның бердәнбер урамы әйләнеп кайтыла. Кая карама истәлек, кая карама хатирә. Тәк, авыл башындагы ике өянке инде...

Реклама

И-и, бу татар әбиләре!

Нигә узган гомер хисле, саткан сыер сөтле була икән? Аптырамыш, без яшь чакта, без бала бала чакта, элегерәк, - дип, сүз башлап җибәргәнне сизми дә каласың.
Сирәк булса да авылның бердәнбер урамы әйләнеп кайтыла. Кая карама истәлек, кая карама хатирә. Тәк, авыл башындагы ике өянке инде картаеп корый башлаганнар, тәк бу койманы яңартканнар, монда яңа йорт калкып чыккан, монда тимердән чүкелгән капка куелган, авыл матурланып киткән. Тик урамда моңсулык, ятимлек, нидер җитми. Ни җитмиме? Яшел үләндә тәгәрәшеп йөргән каз бәбкәләре җитми, шыпырт кына килеп йомшак җирдән чеметеп алучы усал ата казлар юк, чыр-чу килеп урам тутырып уйнаучы бала-чага юк. Инде шуларны карап-күзәтеп, урамны, авылны, тормышны тәртипләп капка төбендә утыручы актан, чистадан киенгән әбиләр юк! Дөрес, авылда әбиләр бар, тик без яшь вакыттагы, минем күңелдә калган әбиләр юк!
И-и, ул татар әбиләре! Кулдан килсә, кәртинкәләрен ясар идем. Чиста, елмаюлы, гөнаһсыз йөзне генә калдырып, ике почмагын җилкәгә төшереп, ияк астына бәйләнгән яулык, чәчәкләр-шакмаклар белән җиңелчә генә чуарланган күлмәк өстенә алъяпкыч ябылган (киемнәр яңа булмасалар да, бер генә тап, бер генә җыерчык та күрмәссең!), аякта ялтыравыклы кәлүш. Тормыш мәшәкатьләреннән әзрәк бөгелгән бармаклы куллар бераз алга чыгарып куелган. Асылынган, салынган өлешсез, җиңел генә буй-сын, атларга җиңел булсын диптер инде, чама белән генә алга таба иелгән кыяфәт.
Капка төбендә гел утыру юк инде ул, исеме генә, сирәк чыгыла, каз бәбиләрен сакларга, я бала-чагаларны күзәтәсе булса гына, ә шулай да утырыла...Әбиләрнең бары да көйләнгән, җайланган. Беренче эш - бәбкәләрне барлап алгач, чыр-чу килгән бала-чагаларның бераз тезгенен тарттыру.
- Фәлән кызым, кызларга алай сикергәләп йөрү килешми... я булмаса
- Фәлән улым, олылар барында егет кешегә алай кычкырып сөйләшү килешми.- дип, җайлап кына, ачуланмый гына әйтелә, һич гаепкә алынмый. Менә тәрбия, инсафлылыкка өйрәтү! Юкка гына әйтәләр мени, әбиле йортта әдәпсез балалар булмас, дип.
Тәртип урнаштырылгач, бер кавем тынлык булып ала. Тик әбиләр булсын да, сөйләшмичә утырсыннар, алай булмый бит инде. Гайбәт кертмичә генә күрше-тирә, кайбер авылдашлар искә алына. Арадан берсе четереклерәк хәбәр җиткерә:
- Түбән оч Сәлимә Нәсимәләргә менеп китте әле.
Әбиләр белеп тора, авылның яшь хатын-кызлары Нәсимә әбигә юкка гына йөрмиләр, чөнки, алар карты Гыйльмиҗан белән авылда бакча тутырып бердәнбер яшелчә үстерүчеләр. Ел әйләнәсе аларда тозланган кыяр-кәбестә бетми. Хәбәрне бераз куертыбырак җибәрәләр:
- И,и, иш өстенә куш дигәндәй, дүрт кыз үстерә бит инде, бишенчегә җыенганмыни?!
- Ы,ы шул, Ходай бирсен инде тазалык, малай булганчы алып кайтам, дигән ди бит. Ире, дүртенчесе дә кыз булгач, мыгырдап караган икән дә, Сәлимә тегесенең авызын япкан да куйган. Хатын-кыз капчык инде ул, нәрсә саласын-шуны аласың, диеп әйткән ди. Каян беләсең инде аныкемне насыйп иткәнен.
- Кем дип инде, тозлы кыярга барса- малай, пумыйдур сораса- кыз!...
Язманың калганнын газетадан укыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: