Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

И-и кызык та чаклар бар иде

И-и кызык та чаклар бар иде, Капка башыннан ук кар иде. Карга баткан авыл юлларын, Трактор ачкач, барыбер тар иде Бик бәхетле чаклар бар иде, Әти-әни исән, пар иде Уйнап кергәч алар орышыр иде, Безнең кием тоташ кар иде. Иртә-кичен авыл өстендә Тәмле иде, төтен таралгач, Мич алдында, әни кулында...

И-и кызык та чаклар бар иде,
Капка башыннан ук кар иде.
Карга баткан авыл юлларын,
Трактор ачкач, барыбер тар иде
Бик бәхетле чаклар бар иде,
Әти-әни исән, пар иде
Уйнап кергәч алар орышыр иде,
Безнең кием тоташ кар иде.
Иртә-кичен авыл өстендә
Тәмле иде, төтен таралгач,
Мич алдында, әни кулында
Уйнап торыр иде табагач.
Каен тузы белән учак кабызып,
Сулар кайнар иде казанда,
Мал-туарны ашатып-эчергәч,
Уен дәвам итәр иде һаманда.
Каты суыклары булыр иде,
Сузылыр иде атна-ун көнгә.
Мәктәпләрдә уку булмый дигән
Белдерү көтә идек без көн дә.
Ә суыклар комачау итәмени,
Бала-чага һаман уенда.
Окоп казый идек тирләп-пешеп
Бакчаларда, койма буенда.
Бала тавышыннан шау-гөр килеп
Торыр иде кичен тау бите.
Инештәге бозда уйнап-шуып,
Ялтырар иде хәтта яр чите.
И-и рәхәт та чаклар бар иде,
Кышлары да озын, ак иде.
Безнең генә узган балачакны
Сагынып искә алыр чак инде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев