Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң-иңнәр "Район чыршысы"на җыелды

Һәр елдагыча районыбызның алдынгы укучылары, төрле мәктәп эшләрендә актив катнашучылар, район һәм республикакүләм бәйгеләрдә җиңүчеләр Яңа ел тамашасын карарга чакырылды. Район мәгариф бүлеге укучылар йорты белән берлектә әлеге күркәм бәйрәмне матур традициягә әйләндерде. Шуңадамы биредә һәокем теләп катнаша. Менә быел да Әтнә дәүләт драма театры бинасы сәхнәсендә узган Яңа ел...

Һәр елдагыча районыбызның алдынгы укучылары, төрле мәктәп эшләрендә актив катнашучылар, район һәм республикакүләм бәйгеләрдә җиңүчеләр Яңа ел тамашасын карарга чакырылды.

Район мәгариф бүлеге укучылар йорты белән берлектә әлеге күркәм бәйрәмне матур традициягә әйләндерде. Шуңадамы биредә һәокем теләп катнаша. Менә быел да Әтнә дәүләт драма театры бинасы сәхнәсендә узган Яңа ел тамашасы тәбрикләүләр белән башланып китте. Шулай ук мәктәпләр арасында игълан ителгән видеоязмаларга да нәтиҗә ясалды. Әлеге бәйгедә беренче урын Күңгәр урта мәктәбендә. Икенче урында Бәрәскә урта мәктәбе. Өченче урында Күшәр төп мәктәбе бүләкләнеп, дүртенче урын Олы Мәңгәр урта мәктәбенә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев