Иң нечкә хисләргә кагыла
Люция Гарипова,Яңа Җөлби авылы
Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем...(Габдулла Тукайга ияреп)
Әйе, минем кечкенә чагым әнә шулай истә калган.
Олы Өшкәтәдән Югары Бәрәскәгә килергә чыкканда бик ерактан, калкулык өстендә ап-ак бина күренеп тора иде. Аны әнием “мәчет булган” дия иде. Без Өшкәтәдән 1945-46 уку елында, әтием мәктәп директоры булып эшли башлагач күченеп килдек. Беренче сыйныфның икенче яртысын шушы авыл мәктәбендә укый башлап, алтынчы сыйныфны тәмамлагач күченеп киттек. Мәктәп зур. Олы Әтнәнең зур агач мәктәбе белән игезәкләр кебек иде алар. 5-6 сыйныфларда укыганда әни кибеткә товар кайтса, мине чиратта утырырга җибәрә. Кибет әлеге мәчет бинасының түбәнге өлешендәге складларның берсендә, миһраб башындагысы иде. Кибетче Фәрхәт апай, такта чәйләрне урталай бүлеп, ситса кайтса – икешәр-өчешәр метрлап кына үлчи – кешеләргә җитеп бетмәгән, күрәсең. Бинаның ике ишеге – колхоз складлары иде.
Август аенда җиләк-җимеш өлгергәч, Сәгъди абзый бакчасыннан бер төркем апалар чиләк-көянтә белән карлыган-алма җыйнап төшерәләр. Склад мөдире колхозчыларга бүлеп бирә. Ул бакча бик ерак – авыл башында. Каюм абый бал аерткач – бал төшә, аны да бүлеп бирәләр. Ишек алдында ике яклы бер йорт – бер ягында фельдшер-акушерлык пункты, икенчесе – бала тудыру йорты. Әнием 1948 елгы энемне әнә шул йортта тапты. Ул чакта фельдшер булып – Кәшифә апай Шамкина, санитарка булып – Лена апа эшләде.
Мәчет мин белгәндә инде клуб иде. Зифа Басыйрова, Мөхтәр Әхмәдиев, Әзәл Яһудин концертларын карадым. Хәтта күчмә цирк килгәне дә хәтердә. Берсендә, бер төркем малайларны алып баручы сәхнәгә чакырды да, тиенле акчаны малайлар өстенә ыргытты. “Акча кемдә?” – диеп сораша, һәр малайдан сорап чыкты – акча юк. Кайсының кесәсеннән, кайсының авызыннан акча коелып, бер чиләк булды, берзаман.
Клубта ай саен укытучылар концерт-спектакльләр куеп, җыйналган акчага балаларга, укучыларга киемнәр алалар иде. Укытучылар бар да яшьләр, өлкән дигәннәренә дә 32-35 яшь булгандыр. Коллектив зур. Олы Әтнәдән Хәйруллина Раушания, Маликов Әхәт, Бәширов Булат, Садыйкова Рәйсә, Әминә һәм Габдрахман Шаһиевлар, Шамкин Хәким, Галиева Фәһимә, Мөхәммәдрәхимов Гыйльметдин абыйлар бик актив иде.
Кинолар караган истә – ике кеше кулы белән әйләндереп тора, механик эчтәлеген сөйләп бара. Ә берсендә, кинофильм барганда зур тавыш куптарып, артта утырган берәүне җилкәсеннән генә алып ыргытып, зур, таза гәүдәле Шиһабетдин исемле абзый килеп керде. (Ул сәламәт түгел – сөйләшә дә алмый иде). “Чабата, чабата”, – дип ул минем әтине эзли икән. Аңа әтием гел яңа чабата ала торган булган, ә моның чабатасы тузган. Әтине күреп, тынычланып чыгып киткәч, кино карауны дәвам иттек.
Гает намазларын кайда укыганнардыр, мин Корбан гаетендә тәкъбир әйткәнне тыңларга ярата идем. Гает көнне үзенә бер сихри рәхәтлек тоям, бар дөнья, һәр тереклек сәҗдәгә киткән кебек, үзенә бер ямь бит. Ул иртәдә шушы рәхәтне күрер өчен кичтән дустым Назлыгөлләргә куна чыгам. Алар тыкрыкка якын, һәр тыкрыкта азан әйтелә. Дустымның әнисе Халисә апа иртән коймак пешерә, капка төбенә чыгып, өлкәннәрнең килгәнен көтеп торабыз, ул өйрәткән догаларны укып. Намазны кайда укыганнардыр – зиратта түгел микән. Өлкәннәр белән бергә укучы балалар да бара иде. Әтиләре сугышта үлгән балаларны әниләре “Әтиегез өчен сез барасыз”, – дип җибәргәннәрдер инде.
Ә икенче көнне укытучылар андыйларны елатканчы орышалар иде.
Хәзер икенче – дингә тартылу бик көчле. Бәрәскә авыл җирлегендә балаларны дин сабагына укытуга да игътибар зур. Кем белә, Аллаһы Тәгаләнең көдрәте киң, бәлки шушы зур мәчеттә намаз укырга насыйп булыр. Чөнки мәчетне төзекләндерү эшенә ныклап тотындылар. Җитәкчеләргә ышаныч зур, алар һәрвакыт сезнең белән авылдашлар. Аллаһ һәркемгә саулык-сәламәтлек бирсен, тыныч тормышта мәчетләребез буш тормасын, намазда булыйк, авылдашлар.
Әдһәм Гайнуллин әйткәнчә, авыл уртасында шундый күркәм мәчет күрү – күңелләрдә нечкә хисләр уята, билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев