Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңү парадын карагач

Чибәрләнеп, көязләнеп...

Гел яшәрәреп, чал Казан,

Җиңү көнен бәйрәм итә.

данлый Меңъеллык мәйдан.

Мәгърур мәчет, чиркәү - һәйкәл,

башларын күккә чөеп,

Тын да алмый, исе китеп,

Баскан, манзара күреп.

Рәт-рәт итеп атлый яшьләр,

Суворовчы, танкистлар,

Пехотачы, артиллерист.

Уза..."яшь армеецлар".

Һәрберсендә күрәм герой, 

Күркәм холык, батырлык.

Эштә булсын, сүздә булсын -

җыр- дастанга торырлык.

Күкрәкләрен җилгә куеп,

Горур, салмак атлыйлар.

Сез түгелмени зур байлык?

Ил байлыгы - халкым бар.

Мәйданнарны яңгыраткан

Татар телем, сүзем бар.

Хөррият, азатлык сөйгән

Татарстан - үзе бар.

Надия Вәлиева, Казан - Әтнә

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев