Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң яхшы хикәя язучыга 1000 евро бирелә. Языгыз, җәмәгать!

Әсәрләр бүген 24.00 сәгатькә кадәр кабул ителә

"Яңа татар прозасы" бәйгесе лаборатория форматында узачак.

(Казан, 20 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Яңа татар прозасы" бәйгесендә җиңүченең әсәре әдәбиятта яңа сүз булмаска да мөмкин, әмма бу әдәбият белән шөгыльләнергә теләүче яшь кеше өчен стимул. "Татар-информ"да яңа татар прозасы әдәби бәйгесенә багышлап уздырылган матбугат конференциясендә оештыручыларның берсе Йолдыз Миңнуллина шундый фикер җиткерде. "Бер җиңүче әсәр - ул бер әсәр инде, ә безгә күп әсәрләр кирәк. Бер яхшы әсәр белән генә туктап калынмасын иде, - диде ул. - Монда үзмаксат җиңү түгел, ә характер тәрбияләү, сүз осталыгы, язу осталыгы тәрбияләү".

Әлегә "Яңа татар прозасы" бәйгесенә 24 әсәр тапшырылган. Болар - Казан шәһәреннән һәм республика районнарыннан килгән әсәрләр, нигездә алар татар телендә, әмма рус телендә язылганнары да бар.

Әдәби чараны төп оештыручыларның берсе Йолдыз Миңнуллина аны, бәйгедән бигрәк, лаборатория дип билгеләп узды. Ягъни, бәйге - кызыксындыру чарасы, төп эш монда - әдәбият белән кызыксынган укучыларга остазларның ярдәме. Остазлар ролендә - танылган язучылар Ркаил Зәйдулла, Халисә Ширмән, Нәбирә Гыйматдинова һәм Илдар Әбүзәров.

Лабораториянең беренче дәресләре Казанда узачак. Дәресләр расписаниесе гариза кабул итү тәмамлангач билгеле булачак. Аннары остазлар белән укучылар ай дәвамында онлайн эшләячәкләр. Лаборатория эшчәнлеге "Ялкын" журналы битләрендә һәм рәсми сайтында яктыртылып барылачак - бу хакта журналның баш мөхәррире Илназ Фазуллин хәбәр итте.

"Яңа татар прозасы" бәйгесендә җиңеп чыгучыга 1000 евро акча тапшырылачак. Монысын Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин вәгъдә итә. Иганәче - Тампере шәһәре (Финляндия) "Ислам мәхәлләсе" татар җәмгыяте җитәкчесе Вахит Вафин. Гамәлгә куелган дүрт премиянең икесе яшь тарихчыларга, берсе - яшь композиторга, берсе шушы бәйге җиңүчесенә тәгаенләнгән.

Җиңүче май аенда билгеле булачак.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев