Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң зур бүләк – 1 миллиард сумлык отыш

Кыш бабай, ниһаять, татарча сөйләшә Көннәрнең бу арада суык торуы бер дә юкка түгел. Республикабызга Кыш патшасы, Россиянең төп Кыш бабае кунакка килде. Казан - тылсымчы бабайның ил буйлап сәяхәт иткән унберенче шәһәре. Бөтенроссия Кыш бабаеның НТВ каналы белән берлектә уздырылган Яңа ел туры 29 декабрьдә Мәскәүдә тәмамланачак. Салкын көннәр...

Кыш бабай, ниһаять, татарча сөйләшә

Көннәрнең бу арада суык торуы бер дә юкка түгел. Республикабызга Кыш патшасы, Россиянең төп Кыш бабае кунакка килде. Казан - тылсымчы бабайның ил буйлап сәяхәт иткән унберенче шәһәре. Бөтенроссия Кыш бабаеның НТВ каналы белән берлектә уздырылган Яңа ел туры 29 декабрьдә Мәскәүдә тәмамланачак.

Салкын көннәр бераз өшетсә дә, Кыш бабайның әйткән сүзләре күңелләрне җылытты. Сүз тылсымга ышану, бигрәк тә балачакның гүзәл бер халәте булган Кыш бабайның бүләкләрен көтеп алу, аңа хатлар язу турында барды. Бала күңелендә генә йөрткән теләкләрен Кыш бабайга ирештерер дә, уйламаганда-көтмәгәндә ул чынга ашар. Менә шуннан соң могҗизага ышанмый кара!

Чыннан да, Кыш бабайга хат язучылар елдан-ел арта икән. Алар арасында балалар гына түгел, өлкәннәр дә бар. Быел телевидение адресына гына да 20 меңнән артык хат килгән. Аларның төрлесе бар. Татарстаннан килгән бер хатта балалар телевизор сорап язалар. "Хатларның күңелгә тия торганнары күп була. Бер гаиләнең өйләре янган, алар күршеләрендә яши икән. Кыш бабай шул гаиләдә кунакта булды", - дип сөйли продюсер Тимур Вайнштейн. "Могҗизага ышанган бала миһербанлы, шәфкатьле була. Бер-береңә яхшылык эшләргә кирәк. Шул чакта гына бәхетле булырбыз", - дип сөйли Кыш бабай.

Ул үзен көтеп торучы балалар йортлары, хастаханәләргә, мәктәпләргә кермичә, бүләкләрен бирмичә китми. Бала Кыш бабайга ышанмый башласа, нишләргә? Бу сорауга Кыш бабай уйланырлык җавап бирде: "Димәк, бу баланы кемдер үпкәләткән, авыр сүз әйткән. Миңа да, ышанмыйм, диючеләр бар. Сөйләшә торгач, алар киресенчә уйлый башлый. Балаларның күңелсезләнергә сәбәпләре булмасын иде. Үзегезне әзрәк мактап җибәрсәләр дә, елмаеп йөри башлыйсыз бит, ә балалар яхшы мөнәсәбәткә бигрәк тә мохтаҗ була. Аларның сөенгәннәрен күрү - үзе бер бәхет". Кыш бабай белән кунакта гимнастика буенча биш тапкыр - Европа, җиде тапкыр дөнья чемпионы Яна Батыршина да бар иде. Танылган гимнастка Кыш бабайга әле һаман да ышануы турында сөйли. Ул кызлары белән ел саен Кыш бабайга хатлар яза икән. Кыш бабайның, чыннан да, бик мәшәкатьле вакыты. Ә менә җәй көне нишли икән ул? "Бөек Устюгтагы резиденциямә җәй көне килсәгез дә, мине эзләп таба аласыз. Хатларны ел дәвамында укыйбыз, өйрәнәбез", - диде ул. Аның биләмәләрен күптән түгел күреп, шаккатып кайткан Татарстан Кыш бабае үзенең махсус резиденциясе булмауга бераз көрсенеп тә куйды.

Аңа да уены-чыны белән бергә Бөтенроссия Кыш бабаена хат язарга киңәш иттеләр. Могҗизага, чыннан да, ышанмый мөмкин түгел. Әле ике ел элек кенә Татарстан Кыш бабаеның татарча белмәве гаҗәпләндергән иде. Бу хакта газетага да язып чыктык. "Татмедиа" мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат очрашуы вакытында ул татарча белмәвен ачыктан-ачык әйтте. Бу юлы Кыш бабайның татарча гына сөйләве шаккатырмый калмады. Менә шуннан соң тылсымлы хәлләр булмый дип әйтеп кара инде син! - чыганактан укыгыз!

http://vatantat.ru/index.php?pg=2786

("Ватаным Татарстан", /№ 184, 10.12.2016/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев