Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң зур күрсәткеч!

14 декабрьгә районыбыз 154 тонна тәүлеклек тулай савым алуга иреште.

Әле берничә ел элек: "Безнең Әтнә республикада иң күп тулай савым алучы 10 район арасында", - дип куана идек. Бүген бу күрсәткече белән районыбыз чиста өченче урында! Узган елгы күрсәткечкә карата 114 % тәшкил итә, ай башына карата "+6" тонна. Алдагы көндәгедән дә 500 килограммга күбрәк.

Шөкер, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлегә бер сыердан сауган сөт күләме мөһимрәк дигән фикердә. Бу күрсәткеч Әтнәдә иң зуры. Бу көнгә 21,7 килограмм тәшкил итә. Исемлектә икенче урында торучы Сабаныкы - 19,1 килограмм. Кукмараныкы - 17,8 килограмм, Балтач һәм Мамадышныкы 16,6 һәм 16,3 килограмм булган. Аннан соңгы районнар күрсәткече 14,0 һәм аннан да кечерәк саннар белән дәвам итә. Татарстан буенча бу көнне бер сыердан уртача 12,7 килограмм сөт савып алдылар.

Кабат тәүлеклек тулай савымны телгә алыйк. Әлегә Кукмарада - 182,5 тонна, Балтачта 173,5 тонна тулай савым алалар. Оператив мәгълүмат күрсәткечләре Татарстанда бары 8 районның гына 100 тоннадан артык сөт савуын күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев