Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЯРАЛАРЫ БИК ТИРӘН

Әфганстан... Бу сүзне ишетүгә хәтеремдә моннан дистә еллар элек булган хәлләр яңара. 1984 елның эссе җәе... Цинк табутка иелеп, илереп елаган ана... Мылтык тавышыннан куркып зират өстеннән дәррәү күтәрелгән каргалар... Авылдашым Илдар Сафиуллин әфган сугышына киткән җиреннән цинк табутта кайтты. Әнисе Сания апаның "Зинһар, йөзен генә булса да ачып күрсәтегез",...

Әфганстан... Бу сүзне ишетүгә хәтеремдә моннан дистә еллар элек булган хәлләр яңара.

1984 елның эссе җәе... Цинк табутка иелеп, илереп елаган ана... Мылтык тавышыннан куркып зират өстеннән дәррәү күтәрелгән каргалар...

Авылдашым Илдар Сафиуллин әфган сугышына киткән җиреннән цинк табутта кайтты. Әнисе Сания апаның "Зинһар, йөзен генә булса да ачып күрсәтегез", - дип озата кайткан хәрбиләргә җан ачысы белән ялваруы әле дә күз алдымда. Хәсрәте чиктән ашкан ана хәленә кем генә керә алыр иде икән. Авыр газаплар белән тудырып, тәрбияләп үстергән газиз балаң, хезмәт иткән җиреннән табутта кайтсын әле... Әйе, бик күпләрнең җан ярасына әйләнгән сугыш булды ул. Исән-сау әйләнеп кайтканнарының да авыр язмышы турында әледән-әле ишетеп торабыз. Андый хәлләр, безнең җирлек өчен Аллага шөкер, ят нәрсә.

Районыбыз әфганчыла­рының күбесе үз көннәрен үзләре күреп, тату гаиләләр төзеп, туган авылларында матур тормыш кичерәләр. Күлле Киме авылында туып-үскән Җәүдәт Гыйз­зәтуллин да мәктәпне тәмамлагач, Чабаксада, һөнәр училищесында шоферлыкка укыган. 1979 елны армия сафларына алынган. Әфганстан чигендә, Төркмәнстанның Тахтабазар шәһәр тибындагы поселогында хезмәт иткән. "Отличник погранвойск" билгесе белән бү­ләкләнгән. Армиядән кайткач та, күп еллар туган авылында шофер булып эшли. Бүген дә шунда ук токарь хезмәтен башкара. Сатучы булып эшләүче тормыш иптәше Надия белән ике егет, бер кыз үстергәннәр. Җәүдәт өчен иң үкенечлесе - ул бүгенгә хәтле үзенең дә шушы сугышта катнашканын раслата алмый интегә. Аның белән бергә хезмәт иткән егетләрнең документларында тиешле язулар булса да, раслап торсалар да, вакытында хәрби билетына язылмый калган, хәзер соратулар җибәргәч, "архив янды" дип хәбәр иткәннәр. Үпкәләрлек тә шул, язылмаган законнар нигезендә, игълан ителмәгән сугышта катнашканнар. Ә еллар узгач, аның һичкемгә кирәк булмавы ачык­ланды. Ә бу егетләрнең гаебе нидә соң? Алар да, нәкъ Ватан сугышындагы кебек, ил кушканга, үз тормышларын куркыныч астына куеп, команда буенча кергәннәр бу яуга. Һәм күбесе башларын салган. 2 егет - Олы Мәңгәрдән Илдар Сафиуллин, Күшәрдән Зөлфәт Хәйруллин батырларча һәлак булганнар исемлегендә. 10сы туган якка кайткач үлгән. Исәннәре - 28. Районыбыздан 40 егет Әфганстанда хезмәт иткән. Ташламаларына кил­гән­дә - даруларга, юл чыгымнарына 2 мең акча алалар, милек салымын түләмиләр, район көче белән җир салымыннан азат ителгәннәр. "Башка районнардан аермалы буларак, бездә сугышчы интернационалистлар көне һәр ел зурлап билгеләп үтелә. Мәктәпләргә очрашуларга барабыз, һәрберебезгә күчтәнәч-пакетлар бүләк итәләр. Гомер узган саен бер-беребезгә якынаябыз, аралашасы килү теләге көчәя бара.Соңгы 10 елда, военком Алмаз Борһанов белән берлектә, вафат булган хезмәттәшләребез­нең гаиләләрендә булабыз, хәлләрен белешәбез. Бу матур бер традиция­гә әйләнеп китте", - дип сөйли район әфганчылар берлеге рәисе Ленар Кәбиров. Шунда ук, Алмаз Борһановның үзләренә күрсәткән ярдәменә басым ясый.

Сугыш сугыш инде ул. Яралары мәңге төзәлә торган түгел. Шуңа да әфганчыларның теләкләре бер - андый сугышлар кабатлана күрмәсен, аналар газизләрен яу кырында югалтмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев