Әтнә халкы: “Җиңәчәкбез! Күңел яхшыны өмет итә”
Кичә, 7 февраль көнне кич 20 сәгать 14 минутта, 88 илдән 3500 спортчы катнашында, Сочида кышкы XXII Олимпия уеннары башланды.
"Фишт" стадионындагы ачылу тантанасын "Каsan-Arena" медиафасады турыдан-туры трансляцияләде, "Россия" каналыннан да карарга мөмкин иде. Безнең спортчыларның байрак йөртүчесе- бобслеист Александр Зубков. Команда составында Татарстаннан 8 спортчы бар, аның алтысы Казанныкы. Уенның талисманы- леопард, ак аю һәм куян. 15 төр уеннарга 98 комплект медаль каралган. Сочида якынча 100 000 тирәсе иминлек хезмәткәре бар. Алар барысы да Федераль иминлек хезмәте контролендә. 2012 елгы Лондон Олимпиадасына караганда 4 мәртәбә артык бу. Моңа кадәр булмаган күзләү системалары, камералар урнаштырылганын да хәбәр итәләр.
Шатланып та, шөбһәләнеп тә көткән бу чарага райондашларыбызның фикере ничек, нинди өметләр баглыйлар, кирәк идеме ул, чыгым гына түгелме, тыныч үтеп китәрме?
Фәридә Җәләлетдинова, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенең әйдәп баручы хезмәткәре:
- Мәгълүматлар белән таныштым, хәбәрдар. Чөнки хезмәтем шундый. Телевизордан күзәтеп барачакмын, фикерләрем дә бик уңай. Күңел гел яхшыны өмет итә. Зур чыгымнар тоталар, дигән фикер әйтүчеләр дә бардыр, бу уеннарның үтүе Россиягә, шул исәптән безгә дә файдалы булыр, дип ышанам. Универсиада үткәрү аркасында Казан бөтен илгә танылды, күпме уңай фикерләр ишеттек. Шәһәребез үзгәрде, төзекләндерелде. Олимпия уеннары да үз эзен калдырыр. Җиңүчеләребез күп булсын иде. Татарстан спортчыларының уңышын күрен тә сөенергә язсын. Имин үтүен бик телим.
Люция Әхмәтҗанова, пенсионер:
- Карашым бик әйбәт. Гомумән, спортка әйбәт мөнәсәбәттә мин. Олимпия уеннарын да кирәкле дип саныйм. Һәр нәрсәнең уңай һәм тискәре ягы бар. Россия командасы сынатмас дип ышанам, иң лаеклылар бара бит. Татарстан спортчылары җиңсә, бу безгә икеләтә шатлык. Иминлек ягыннан, бу уеннарга карата да төрле имеш-мимешләр таратучылар да бар. Хәвеф-хәтәрдән берәү дә имин түгел. Шундый зур чара уздырган хөкүмәтнең иминлек сакларлык кына хәле бардыр, дигән фикердә мин үзем, имин үтәр, Алла боерса. Спорт уеннары берләштерә ул. Ә чыгымнар ягына килгәндә, әрәм ителә торган башка яктан да әрәм була. Чыгасы акча чыга ул, файдага булсын.
Азат Бәйрәмов, иминият хезмәткәре:
- Олимпия уеннарын көтеп алдым, мәгълүматлары белән таныш, кайчан ачылышын да беләм, карап, күзәтеп барачакмын. Олимпия уеннарын уздыру кирәк иде. Россияне таныту өчен дә, үзебезнен көчне сынау өчен дә.... Җиңәчәкбез! Спортчыларыбыз да көчле, җанатарларны әйтмим дә. Бар да яхшы булачак.
Районыбызның уннан артык кешесе белән аралаштым. Күбесенең фикерләре уңай. Һәм алар бертөрлерәк. Бар билгеле аңлый алмаучылар да, "Бушка акча туздыру түгелме бу, мин анлый алмыйм, эшләгән кешесе хәерче хәлендә яши, ә спорт уеннары өчен миллионнар, миллиардлар сарыф ителә. Шулай булгач, илебез ярлы түгел бит, ник халкына түләмиләр икән?" дигән фикерләр дә ишеттем. Һәркем үзенчә хаклы булган заманада яшибез. Олимпия уеннары башлана һәм ул бары шатлыклар гына китерсен, иң мөһиме имин узсын. Халыкның иң зур теләге әнә шул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.6200
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.6000
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.8600
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.6200
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.7100
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.4700
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.14300
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.10201
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.7800
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.10700
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.31200
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.7100
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34300
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.30000
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.89000
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.33604
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.31200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика