Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиде дистә ел хәтердә ул көн

Әрнү Үзәк өзгеч хатирәләрне барлап, җиңү яулаган май ае узып китте. Әтисез үскән балалар күңелләре әрнүгә түзә алмыйча, хөкүмәткә үпкәләп, газеталарга бик күп яздылар. Мин дә кулга каләм алырга булдым. 22 июнь көне якынлашканда хатирәләр тагын яңара. Җиңеп, дошманны тар-мар итү өчен, күпме кеше ут эченә кереп башын салды. Аларның...

Әрнү

Үзәк өзгеч хатирәләрне барлап, җиңү яулаган май ае узып китте. Әтисез үскән балалар күңелләре әрнүгә түзә алмыйча, хөкүмәткә үпкәләп, газеталарга бик күп яздылар. Мин дә кулга каләм алырга булдым. 22 июнь көне якынлашканда хатирәләр тагын яңара.

Җиңеп, дошманны тар-мар итү өчен, күпме кеше ут эченә кереп башын салды. Аларның ятим үскән балаларына бернинди ярдәм булмады. Ул елларның авырлыкларын язып кына бетерә торган түгел, бездә сугыш вакытларында фатирда Троицк шәһәреннән кайтып, бер парлы кешеләр торды. Ике балалары, Вил, Клара, Саҗидә исемле әбиләре бар иде, әтиләре Әхмәтшин Хөсәен, әниләре Гәрифә апай исемдә. Бездә торганда Светлана исемле кызлары да туды. Светлана гаиләсе белән Кече Әтнәдә яши дип беләм. Әмма янына бара алмыйм. Тик бик күрәсем килә аны, мине, Кадрия апайсын беләдер, дип уйлыйм. Аның әти, әнисе турындагы истәлекләрне җиткерәсем килә. Үземә дә инде 84 яшь, Олы Әтнәнең Камил Якуб урамындагы 9 йортта яшим, тыл ветераны мин, баштан барысы да узды, менә шулай гаиләләр, кешеләр бер-берсен эзләп тә изаланды ул елларда, хәзер дә табышып булмый. Буталанып бетте шул тормыш.

Безнең әтиебезне каһәр суккан репрессия елларында бер гаепсезгә алып чыгып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев