Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиде кешене үтерүен таныган инде...

Кашира маньягы дип аталган 53 яшьлек Андрей Ежов 13 июньдә суд залында кулга алына. Тикшерү шундый чик куюны таләп иткән. Судта сантехник үзен яклап берни дә әйтә алмаган. Нәтиҗәдә, ул ике айга кулга алына.



Утырышка кадәр үк аның белән тикшерүчеләр эшли. Аның соңгы корбаны Кашира шәһәрендә яшәүче 88 яшьлек пенсионер ханым үлгән урында сорау алу узган.

Ул үз гаебен кире какмый. Кулга алынган көнне өч кешене үтерүен һәм 10 яшьлек кызны көчләвен таныган. Тик инде бер тәүлек узгач ук башка корбаннарны да атый.

- Хәзерге вакытта шикләнелүче сорау алу вакытында 7 кешене үтерүен һәм көчләвен таныган, - дип сөйли Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий.

- Соңгы 10 ел дәвамында хатын-кызларны күп санлы үтерүләр һәм көчләүләр кылуны таныйм, - ди Ежов.

Маньякка гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Manyakni-korbannari-arta-318045/

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/тюрьмы-ddr-штази-мониторинг-берлин-4759938/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев