“Идел-йорт” – Әтнә сәхнәсендә
"Дулкынланам... Шулай да бар да әйбәт булыр кебек. Бар өмет - артистларда".
Мәңгәр халык театры режиссеры Илнур Шакировның театр фестивалендә чыгыш ясар алдыннан әйткән сүзләре бу. "Идел- йорт" фестивалендә бу коллективның беренче генә катнашуы түгел. Тик быелгысы үзгәрәк. Үзебезнең халык каршында чыгыш ясыйсы. Ә үзең белгән, сине белгән халык ул мәртәбәле жюридан да болайрак. Уңышларыңа сөенәләр, ялгышларыңны йөзеңә бәреп әйтәләр. Театрга бездә аерым караш. XIII нче регионара "Идел-йорт" театр фестиваленең зона туры Әтнәдә үтүенең сәбәбе дә шул түгел микән. Әлеге тур кысаларында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасы сәхнәсендә биш спектакль уйналды. Мәңгәр халык театры белән беррәттән, Теләче, Саба, Балтачтан халык театрлары да чыгыш ясады. Ә соңгы ноктаны үзебезнең бәрәскәләр куйды. Алар "халык театры" исемен алу өчен чыгыш ясады. Жюрида Россия театр эшлеклекләре берлеге әгьзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Саттаров, мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Алсу Хәкимова, Әтнә дәүләт драма театры директоры Ландыш Фазлыева, театрның әдәби бүлек җитәкчесе Марат Хәбибуллин, сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укытучысы Финә Сафиуллина, Әтнә мәдәният йорты директоры Зөлфия Габделхакова. "Бездә профессиональ һәм үзешчән театрлар бар. Әмма иң зур байлык - халык театрлары. "Идел-йорт" фестивале елдан-ел колач ала. Быел Самара, Әстерхан, Владимир, Иваново, Мәскәү шәһәрләреннән, Башкорт, Чуваш республикаларыннан халык театрлары катнашачак. Фестиваль Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлана", - диде Камил Саттаров зона турын ачып җибәреп. Әтнәдә беренче булып сәхнәгә Мәңгәр халык театры чыкты. Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар" спектаклен сайлаганнар. Барлык спектакльләрне карап чыкканнан соң, жюри урыннар билгеләде. Беренче урында - Данил Салиховның "Өзелгән йөзем" спектакле белән Балтач халык театры. Икенче урында - Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт"е белән Теләчедән "Сердәш" халык театры. Бу коллективлар Казанда, "Идел-йорт" фестиваленең II турында чыгыш ясаячак. Өченче урында - Мәңгәр халык театры. Һәм Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклен куйган Сабалар дүртенче урында. Бәрәскәләр дә сынатмаган. Юныс Әминевнең "Өти балак" спектакле белән алар жюри әгъзаларын да, тамашачыларны да таң калдырды. Димәк, тагын бер халык театры булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 гыйнвар 2021 - 20:20Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15 017 очрагы теркәлгән.4900
-
19 гыйнвар 2021 - 18:03Социаль хезмәткәр - өлкәннәр таянычы Бүгенге көндә социаль хезмәткәр миссиясе бик мөһим.7900
-
19 гыйнвар 2021 - 17:05Татарстанлылар авыл ипотекасы буенча түләү өчен ана капиталын куллана алалар Авыл ипотека буенча кредитның максималь суммасы 3 млн. сум тәшкил итә.3900
-
19 гыйнвар 2021 - 14:55Рөстәм Миңнеханов яңа радионы эшләтеп җибәрү турында игълан итте «Китап» радиостанциясе FM 98,6 ешлыгында Казан территориясендә һәм Татарстанның алты районында эшли.7300
-
19 гыйнвар 2021 - 14:402020 елда ТР алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча лидерлар исемлегенә керде Республика программасы ярдәмендә узган ел 400гә якын өлешче хокуклары торгызылды.5500
-
19 гыйнвар 2021 - 14:25ТР Дәүләт торак фонды 2021 елда социаль ипотекага кертелгән яңалыклар турында сөйләде Үзгәрешләр социаль ипотека программасында катнашучыларга тагын да киңрәк мөмкинлекләр бирә.6000
-
19 гыйнвар 2021 - 14:10Татарстанда капиталь ремонт, ФАПлар һәм юллар: 2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга йомгак ясадылар Барлык чараларны гамәлгә ашыру өчен 30,7 млрд. сум үзләштерелгән.5300
-
19 гыйнвар 2021 - 13:30"Вакцинация миллионлаган гомерне саклап калачак" : Борис Менделевич коронавируска каршы прививка ясаткан «Фазалар арасында кәеф гадәттәгечә узды»6700
-
19 гыйнвар 2021 - 13:05Кадимовларны котлыйбыз! ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан уздырылган "Туган авылым" Республикакүләм фотобәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды.10200
-
19 гыйнвар 2021 - 10:55«Республика йөзләре» циклында беренче күргәзмә Минтимер Шәймиевкә багышлана Минтимер Шәймиевнең туган көнендә ачылачак күргәзмәдә архивтагы сирәк материаллар, Шәймиевнең шәхси архивындагы видео- һәм фотоматериаллар була.4600
-
19 гыйнвар 2021 - 10:30«ЭпиВакКорона» вакцинасын кемнәргә ясатырга ярамаганлыгын әйттеләр Февраль аенда Россиядә коронавирустан дәвалау өчен күпләп препарат җитештерү башланачак.11800
-
19 гыйнвар 2021 - 09:30Груничев транспортта йөрү өчен түләүнең кискен артуын булдырмаска тәкъдим итте ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Казан пассажир йөртүчеләренең җәмәгать транспортында йөргән өчен түләүне арттыру турындагы үтенечен шәрехләде.5500
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.14900
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32100
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башландыТеләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.12700
-
17 гыйнвар 2021 - 16:00Исерек йөри кеше көлдереп... Алган мәгълүматларга караганда, гыйнварның беренче ункөнлегендә районның ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуның 48 очрагы теркәлгән.33600
-
17 гыйнвар 2021 - 20:30Табиб коронавирус белән авыручыларның төп хатасын әйтте Табиб җиңелчә һәм калорияле ризыклар белән тукланырга, сыеклыкны күп эчәргә, шулай ук температураны төшерә торган дарулар кабул итәргә киңәш итте.26600
-
17 гыйнвар 2021 - 19:00«Әнине җирләргә әтине ашыгыч ярдәм алып килде»: Арча укытучысы ковидтан вафат Арча балалар сәнгать мәктәбенең 56 яшьлек укытучысы Зәгыйдә Гайфуллина коронавирустан вафат.24500
-
18 гыйнвар 2021 - 17:10"Ел укытучысы- 2021" 15 гыйнварь көнне Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе узды.20600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика