Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Идел йорт» кабат Әтнәдә

Фестиваль Үзешчән театр сәнгатен үстерү максатында үткәрелүче әлеге халык театрлары фестивале быел 18 тапкыр уздырыла. Быел исә театр коллективларының бу төбәкара бәйгесенә театр яратучыларга бик яхшы таныш булган сәнгать эшлеклесе Шамил Закиров исеме бирелде. "Идел йорт" төбәкара үзешчән театр бәйгесенең төп бурычларыннан берсе булып заманча театр сәнгатендә традицияләрне саклауда һәм...

Фестиваль

Үзешчән театр сәнгатен үстерү максатында үткәрелүче әлеге халык театрлары фестивале быел 18 тапкыр уздырыла.

Быел исә театр коллективларының бу төбәкара бәйгесенә театр яратучыларга бик яхшы таныш булган сәнгать эшлеклесе Шамил Закиров исеме бирелде.

"Идел йорт" төбәкара үзешчән театр бәйгесенең төп бурычларыннан берсе булып заманча театр сәнгатендә традицияләрне саклауда һәм аларны тагын да үстерүдә режиссерларның иҗади мөмкинлекләрен ачу, театр яратучыларны Татарстан халыкларының әдәби мирасы белән кызыксындыру, талантлы һәм сәләтле артистларны ачыклау, режисерлар арасында тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген булдыру. Бәйге 15 гыйнвардан 15 декабрьгә кадәр, өч этапта уза. Беренче этапта район җирлегенә караган авылларда эшләп килүче халык теарлары арасыннан иң- иңе сайлап алына. Зона этаплары исә 9 шәһәр һәм районда үткәрелә. Әтнә зонасында мәсәлән, Арчаның "Җидегән чишмә", Кукмара татар халык театры, Биектау районы Ямаширмә авылы халык театрлары белән бергә күрше Мари Иле республикасының Бәрәңге районы Алаша мәдәният йорты һәм Удмуртиянең Ижевск шәһәреннән ""Чулпан" үзешчән театры чыгышлары күрсәтеләчәк. Һәм билгеле инде, үзебезнең Олы Мәңгәр авылы халык театры да бу чарадан читтә калмый. Алар үзләренең "Саташу"ларын мәртәбәле жюрига тәкъдим итәчәк. Жюри димәктән, аның составы белән дә танышып китик. Театр коллективларының республика үзәге җитәкчесе урынбасары Гали Габдрахманов, шул ук үзәкнең баш белгече Рифат Миндубаев, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов бәяли үзешчәннәрне. Ел саен без жюрида күреп өйрәнгән театр аксакалы Камил ага Саттаров быел исә махсус кунак буларак чакырылган.

Катнашучылар арасында Балтач районын төшереп калдырды бу, дисезме. Бәйгедә ике коллектив белән катнашучы бу район вәкилләре турында аерым әйтәсем килә. Ципья авыл мәдәният йортының драма коллективы чыгышы бәйгегә нокта куячак. Ә менә Балтач мәдәният үзәгенең халык театры аны ачып җибәрде. Сәгате иртәнге якка куелгангадырмы, залда кеше бик күп түгел иде. Аны күбрәк үз районнарыннан килүчеләр тәшкил итте дисәм дә була. Әтнәдә гомер итүче Балтач киленнәре дә күзгә чалынды.

Мансур Гыйләҗевнең "Казан егетләре" спектакле күпләргә яхшы таныш. Балтач үзешчәннәренең осталыгы, режиссерның кызыклы алымнары, әсәргә иҗади яктан килүе тагын бер кат анда барган вакыйгалар эченә бөтереп алып кереп китте. Спектакльдә һәркем үз урынында. Бернинди икеләнү, артык кылану юк монда. Авылча ихлас, гади. Шуның белән алдырдылар да дисәң була.

"Идел йорт" фестивале өч көн буе барды. Театр сәнгатен яратучылар өчен чын мәгънәсендә бәйрәм булды бу көннәр. Үзешчәннәр генә димәссең...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев