Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Идел- йорт" театр фестивале Әтнәдә үтте

"Идел-йорт" театр фестиваленең зона туры быел безнең районда икенче тапкыр үтте. Биредә Арчаның Сикертән халык театры коллективы Туфан Миңнулинның "Гөргери кияүләре", Саба районының Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләүче "Нур" клуб берләшмәсе Илгиз Зәйниевнең "Бәби" спектаклен, Кукмара халык театры шул ук Туфан Миңнуллинның "Бәйләнчек", үзебезнең Дусымнар Аяз Гыйләҗевнең "Кар астында кайнар...

"Идел-йорт" театр фестиваленең зона туры быел безнең районда икенче тапкыр үтте. Биредә Арчаның Сикертән халык театры коллективы Туфан Миңнулинның "Гөргери кияүләре", Саба районының Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләүче "Нур" клуб берләшмәсе Илгиз Зәйниевнең "Бәби" спектаклен, Кукмара халык театры шул ук Туфан Миңнуллинның "Бәйләнчек", үзебезнең Дусымнар Аяз Гыйләҗевнең "Кар астында кайнар чишмә" спектаклен күрсәттеләр.Бүгенге көндә республикада 114 халык театры уңышлы гына эшләп килә. Шулардан егерме дүрте - рус, дүртесе - чуаш һәм берсе Баулыда иҗат итүче удмурт халык театры. Калган сиксән бише - татар халык театрлары. "Халык театрларының эшчәнлек дәрәҗәсе үсү бик куанычлы хәл. Хәтта башкортлар Шекспирның "Гамлет"ын сәхнәгә чыгаруга ирештеләр. Бу, билгеле инде, халык театрының ни дәрәҗәдә югары мөмкинлекләре барлыгы турында сөйли. Театр иң беренче чиратта телне саклый. Ә телсез милләт була алмый", - диде жюри рәисе, халык театрлары белгече Камил Саттаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев