Әтнә таңы

“Идел-йорт” – Әтнәдә!

Фестиваль Үзешчән театр коллективларының 26-29 апрель көннәрендә XIV төбәкара "Идел-йорт" фестиваленең төбәк бәйгесе безнең Әтнә дәүләт драма театры бинасында үтәчәк. Фестивальнең нигезләмәсе буенча бездәге бәйгегә Теләче, Балтач, Саба, Арча, Кукмара, Әтнә районнарының үзешчән театр коллективлары катнашырга тиеш булсалар да, дүрт кенә театр коллективы- Әтнә, Кукмара, Арча районы, Саба коллективлары чыгыш...

Реклама

Фестиваль
Үзешчән театр коллективларының 26-29 апрель көннәрендә XIV төбәкара "Идел-йорт" фестиваленең төбәк бәйгесе безнең Әтнә дәүләт драма театры бинасында үтәчәк.
Фестивальнең нигезләмәсе буенча бездәге бәйгегә Теләче, Балтач, Саба, Арча, Кукмара, Әтнә районнарының үзешчән театр коллективлары катнашырга тиеш булсалар да, дүрт кенә театр коллективы- Әтнә, Кукмара, Арча районы, Саба коллективлары чыгыш ясаячак.
27 апрель көнне сәгать 10 да Дусым авылы үзешчәннәре Аяз Гыйлаҗевның "Кар астында кайнар чишмә" спектаклен тәкъдим итәчәкләр. 14 сәгатьтә кукмаралар Туфан Миңнуллинның "Бәйләнчек" спектаклен күрсәтәчәкләр. 19 сәгатьтә Арча районының Сикертән халык театры коллективы Туфан Миңнуллинның "Гөргери кияүләре" спектаклен уйнаячаклар. 28 апрельдэ сэгать 11 дэ Саба районынын Шэмэрдэн мэдэният йорты каршында эшлэуче "Нур"клуб берлэшмэсе Илгиз Зэйнинен "Бэби" спектаклен курсэтэчэклэр.
Спектакльләргә театр белгече Камил Саттаров җитәкчелегендәге комиссия бәя бирәчәк, ә театр сөючеләр бу коллективларның чыгышларын бушлай карый алачаклар. Рәхим итегез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: