Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Идел-йорт” – Әтнәдә

Үзешчән театр коллективларының 26-29 апрель көннәрендә XIV төбәкара "Идел-йорт" фестиваленең төбәк бәйгесе безнең Әтнә дәүләт драма театры бинасында үтәчәк. Фестивальнең нигезләмәсе буенча бездәге бәйгегә Теләче, Балтач, Саба, Арча, Кукмара, Әтнә районнарының үзешчән театр коллективлары катнашырга тиеш булсалар да, өч кенә театр коллективы- Әтнә, Кукмара, Арча районы коллективлары чыгыш ясаячак. 27...

Үзешчән театр коллективларының 26-29 апрель көннәрендә XIV төбәкара "Идел-йорт" фестиваленең төбәк бәйгесе безнең Әтнә дәүләт драма театры бинасында үтәчәк. Фестивальнең нигезләмәсе буенча бездәге бәйгегә Теләче, Балтач, Саба, Арча, Кукмара, Әтнә районнарының үзешчән театр коллективлары катнашырга тиеш булсалар да, өч кенә театр коллективы- Әтнә, Кукмара, Арча районы коллективлары чыгыш ясаячак. 27 апрель көнне сәгать 10 да Дусым авылы үзешчәннәре Аяз Гыйлаҗевның "Кар астында кайнар чишмә" спектаклен тәкъдим итәчәкләр. 14 сәгатьтә кукмаралар Туфан Миңнуллинның "Бәйләнчек" спектаклен күрсәтәчәкләр. 19 сәгатьтә Арча районының Сикертән халык театры коллективы Туфан Миңнуллинның "Гөргери кияүләре" спектаклен уйнаячаклар. Спектакльләргә театр белгече Камил Саттаров җитәкчелегендәге комиссия бәя бирәчәк, ә театр сөючеләр бу коллективларның чыгышларын бушлай карый алачаклар. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев