Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңелчә кабымлык

Җиңелчә кабымлык Кофе эчәргә бик тәмле. Үзегез белән дә ала аласыз. Күп әйбер дә кирәкми. Кичәгедән калган 1 батон, 100 грамм сыр, 100 грамм ак май, 3 бүлем сарымсак, 1 бәйләм петрушка алырга кирәк булачак. Әзерләү: Сырны вак угычтан чыгарыгыз, сарымсакны да изгеч җайланма аша чыгарырга кирәк. Петрушканы вак итеп...

Җиңелчә кабымлык

Кофе эчәргә бик тәмле. Үзегез белән дә ала аласыз. Күп әйбер дә кирәкми.

Кичәгедән калган 1 батон, 100 грамм сыр, 100 грамм ак май, 3 бүлем сарымсак, 1 бәйләм петрушка алырга кирәк булачак. Әзерләү: Сырны вак угычтан чыгарыгыз, сарымсакны да изгеч җайланма аша чыгарырга кирәк. Петрушканы вак итеп турагыз.Барысын бергә болгатып йомшаган ак май белән кушасыз. Тагын болгатыгыз. Эчлек әзер. Батонны алып үтәли кисеп чыгармыйча диагональ буенча кисәбез. Эченә эчлекне салыгыз, фольга белән төрегез дә 20 минутка 200 градуслы духовкага тыгып алыгыз. Фольганы ачыгыз да тагын 5 минут кызартып алыгыз.

Сырлы-гөмбәле рулет

Яраткан кешеләрегезне гаҗәпкә калдырасыгыз килсә, тәвәккәлләгез! 500 грамм сары төстәге каты сыр, 100 грамм ветчина, 3 йомырка, 300 грамм шампиньон гөмбәсе, 3 кашык вакланган яшел петрушка, 4 аш кашыгы майонез, борыч, тоз, төелгән кызыл баллы борыч, 1 кашык май әзерләп куегыз. Әзерләү: шампиньонны юыгыз, чистартыгыз, вак кисәкләргә турагыз. 1 кашык майны салып кыздырыгыз. Йомырканы каты теп пешерегез, ветчина белән икесен бергә турагыз. Әзер ингредиентларны бергә кушыгыз, шуңа яшел петрушка, майонез салып яхшылап болгатыгыз. Сырны йомшартырга кирәк. Ныграк полиэтилен пакет алыгыз, аның эчен сыек май белән сылагыз да сырны пакетка салыгыз. Пакетны бәйләп кайнаган суга төшерегез, гадәттә сыр йомшарыр өчен 10 минут вакыт кирәк, составы нинди була тагын. Калган өлешне бик тиз эшләргә кирәк. Сырны җәясез, аның өстенә әзерләнгән йомыркалы гөмбәле фаршны саласыз һәм рулет сыман бөтерәсез. Фольгага салып төрәсез дә суыткычка куеп, 2 сәгать тотасыз. Алып кисәсез дә табынга бирәсез. Искәрмә: русча сүзләрне шулай калдырдык, кибеттән аласыгыз булса аптырамас өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев