Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Җиңелеп җиңделәр...”

Бүген "Ашыт" спорт комплексында Әтнә спорт мәктәбе призына 2002-2003 елгы егетләр арасында Арча, Кукмара, Балтач, Теләче, Мари иле, Әтнә командалары арасында булган төбәкара волейбол ярышы тәмамланып, җиңүчеләр билгеләнгәч, күңелгә нәкъ менә шундый уй килде. Бәлки башкалар да шулай уйлагандыр. Әлеге уенда Әтнә спорт мәктәбенең республика ярышларыннан, башка районнардан гел җиңеп,...

Бүген "Ашыт" спорт комплексында Әтнә спорт мәктәбе призына 2002-2003 елгы егетләр арасында Арча, Кукмара, Балтач, Теләче, Мари иле, Әтнә командалары арасында булган төбәкара волейбол ярышы тәмамланып, җиңүчеләр билгеләнгәч, күңелгә нәкъ менә шундый уй килде. Бәлки башкалар да шулай уйлагандыр.

Әлеге уенда Әтнә спорт мәктәбенең республика ярышларыннан, башка районнардан гел җиңеп, беренчелекне яулап, күп мәртәбәләр кубоклар алып кайткан командалары уйнады. Көндәшләре дә килгәндә,"Кубок үзләрендә каласы булгач, тотынганнардыр мондый зур чарага", дип уйлаганнардыр. "Тамга өчен генәдер..." дигәне дә булгандыр - күңелгә килә бит ул.

Үзем дә уен башланганда шулайрак уйладым. Ә уен көтелмәгәнчә тәмамланды: Балтач волейболчылары беренче урын яулады. Арча командасы - икенче, Кукмара - өченче. Әтнә районының Күңгәр командасы - дүртенче...

Иң элек "Ничек? "Ник?" дигән сорауга җавап эзләп интектем. Чөнки командаларда уенчылар составы азрак үзгәргән иде. "Әйе шул,составны азрак үзгәрттек, командага кечерәк яшьтәгеләр дә керде. Дөрес, җиңәрлек команда куеп була иде, уенчыларыбыз көчле, җиңәргә мөмкинлек бар иде. Ә без үзебезгә таләпнең зурысын куйдык, көчле командалар белән уйнарга үзгәртелгән командалар чыкты. Алар да начар уйнамады, бу алар өчен башка җиңүләр алдыннан көчле чирканчык алу булды. Дөрес, егетләребез моны аңласа да, азрак күңелләре төште... җиңелеп караганнары юк иде... Гел кубок белән кайтканнарына үзем дә ияләнгәнмен..."- дип ачыклык кертте спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин.

Ә мин уенчыларыбыз өчен, Әтнә өчен горурланып куйдым. Дөрес яшәп өйрәнелгән, үзебезгә таләп һәрвакыт югары... Әле ул гына да түгел, балтачларның, арча, кукмараларның кадерләп Әтнә спорт мәктәбе кубогын саклаячакларын беләм. Монысы инде хөрмәт белән. Спортта монысы иң мөһиме.

Үзебезнең көчле рухлы җиңүчеләребезне ( ә мин аларны шулай кабул иттем) котлыйсым килә. Бүгенге уеныгыз яңа җиңүләрегезнең башы булсын, егетләр! Һәм ул шулай булачак та...

Сүрия Мингатина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев