Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игелеген күрергә язсын

Олы Мәңгәр авылының Ленин урамы буенча мәктәпкә таба юлда үзгәрешләрне күреп, аптырап калучылар да булгандыр. Аннан бигрәк урамның түбән очында яшәүчеләр сөенеч хисләре ки­чергәндер. Урам аша узу­чы, кибет тыкрыгыннан мәктәпкә кадәр юл чат иткән асфальт булсын әле. Заманында, бу тирәләрнең хыялы гына иде бит бу. Дөрес, узган елларның "коммунизм"га таба...

Олы Мәңгәр авылының Ленин урамы буенча мәктәпкә таба юлда үзгәрешләрне күреп, аптырап калучылар да булгандыр.
Аннан бигрәк урамның түбән очында яшәүчеләр сөенеч хисләре ки­чергәндер. Урам аша узу­чы, кибет тыкрыгыннан мәктәпкә кадәр юл чат иткән асфальт булсын әле. Заманында, бу тирәләрнең хыялы гына иде бит бу. Дөрес, узган елларның "коммунизм"га таба барган чорларында әлеге юлларга таш плитәләр җәелгән иде. Без мәктәптә укыган вакытларда да, шул таш плитәләргә басып йөрдек. Тик ул юл тар, ике машина кара-каршы килсә сыярлык түгел. Андый вакытта юл кырыена чыккан җәяүлегә дә бик рәхәт түгел - я пычракк­ка батасың, я үләндә аякларыңны юеш­ләтәсең. Шуңа да карамастан, күпме буын ул юллардан мәктәпкә барды, мәктәптән кайтты, күпме терлекче фермага юл алды, механизаторлар эш урыннарына барды.
Соңгы вакытта укучылар өчен дә хәлләр күпкә җиңеләйде. Күрше Иске Мәңгәр һәм Бәхтияр авылларына мәктәп автобусы йөри. Дәрескә алып килә, дәрестән соң, көтеп торып, алып кайтып китә. Әти-әниләргә тукталышта торган баласы өчен "Һай, машина булдымы икән, утырып китә алдымы икән", - дип борчыласы да юк. Бу бигрәк тә Бәхтияр авылына кагыла. Иске Мәңгәрләр исә машина көтеп тормый, ара якын булгач, җәяүләп тәпили торганнар иде.
Әлеге юлны асфальтлы итүне дә дәүләт нәкъ менә мәктәп автобусына балаларны йөртү өчен уңайлы булсын өчен тормышка ашыра. Ул дәүләт программасы нигезендә башкарыла. Биредә ООО "Волгадорстрой" оешмасы хезмәткәрләре тырыша. Таш плитәләрне тигезләп юл читенә өеп куйганнар. Аларга бернинди зыян килмәгән, күмәк хуҗалыкның кирәкле урыннарында кулланылачаклар. Юл ки­ңәйтелгән, кырыйларына канаулар казылган. Башта тигезләп ком җәелде, аның өстенә вак таштан "келәм" җәйделәр. Тиз арада асфальтын да җәеп китәселәр. Көннәре генә коры торсын. Урамда яшәүчеләргә генә түгел, көн саен мәктәпкә баручы балаларыбыз өчен дә зур бүләк бу. Иркен, тигез асфальт юлларга ни җитә соң!?
Моннан тыш Олы Әтнәдә дә асфальт җәелгән урамнар артырга тора. Яшьлек урамына асфальт салыначак. Биредә дә ком-таш җәелгән инде, асфальтын көтәргә дә күп калмагандыр. Әнә шулай дәүләтебез тарафыннан уңай якка үзгәрешләр башкарыла. Әлеге юлларның игелеген күрергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев