Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игелекле гомер юлы

Агым суларыдай узган гомерләргә еш кына хәйран калабыз. Бу язмам олы тәҗрибә туплаган, гыйбрәтле һәм мәгънәле тормыш юлы узган, бәхет-куанычлар белән бергә кайгы-хәсрәтен дә йөрәге аша кичергән, бүгенге көндә лаеклы ялда булучы абруйлы педагог Рита Садыкова турында. Әле кайчан гына яшь, чибәр, беренче карашка ук үзендә ышаныч уятуга сәләтле кыз,...

Агым суларыдай узган гомерләргә еш кына хәйран калабыз. Бу язмам олы тәҗрибә туплаган, гыйбрәтле һәм мәгънәле тормыш юлы узган, бәхет-куанычлар белән бергә кайгы-хәсрәтен дә йөрәге аша кичергән, бүгенге көндә лаеклы ялда булучы абруйлы педагог Рита Садыкова турында.

Әле кайчан гына яшь, чибәр, беренче карашка ук үзендә ышаныч уятуга сәләтле кыз, хезмәт юлын авылыбыз китапханәсендә башлап җибәрә. Озакламый аны парткабинет китапханәсенә күчерәләр. Район бетү сәбәпле, ул анда ике ел гына эшләп кала. Аны пионервожатый итеп Олы Әтнә мәктәбенә чакыралар. Уңышлы гына эшләү дәверендә читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының РТОсын тәмамлый. Дирекция яшь укытучының сәләтен, белемен, тырышлыгын күреп аңа җаваплырак эш йөкли. Рита Сабировна укытуның беренче адымнарын башлангыч сыйныфтан башлый. Беренче сый­ныфка кабул итеп алган балаларын 10 ел дәвамында үзе җитәкли. Өлгерлек аттестатын кулларына тапшырып беренче карлыгачларын олы тормыш юлына озата. Алар өчен ул икенче әниләренә әверелә. Шул чордан ул Олы Әтнә мәктәбенең дәрәҗәле рус теле укытучысы «статусы»н ала. Мәктәп коллективы, укучылар, әти-әнилар һәм авыл халкы каршысында Рита Сабировна зур авторитетка ия була. Укучыларына рус теленнән биргән нигезле белемле, ирешкән уңышлары өчен ул күп тапкырлар мәктәпнең мәгариф бүлегенең, Татарстан Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ә 1972 елда «Медаль за трудовую доблесть»ка лаек була. Укыту дәверендә озак еллар Ленинградның фәнни тикшеренү институтының Казандагы филиалы белән эксперимент эшләре алып бара. Татар баласының рус телен үзләштерүендә отышлы алымнарны оста файдалана һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Күп еллар дәвамында методик берләшмә җитәкчесе буларак утырышларда һәм август киңәшмәләрендә алдынгы тәҗрибәсе белән уртаклаша. Алдынгы рус теле белгеченә әверелә. Укыту-тәрбия эшләре белән беррәттән, Рита Сабировна класстан тыш чараларга да зур игътибар бирә. Ул Әтнә халык театры сәхнәсендә дә таныла. Өлкән артистлар моны яхшы хәтерли. Оста биюче буларак ул күп еллар дәвамында бию түгәрәкләре алып барды. Аның шәкертләре смотрларда призлы урыннар яулый. Тумыштан сәләтле Рита Сабировнаның кул эшләренә сокланмый мөмкин түгел. Ул бәйләгән жилетлар, кофталар, шарфлар, косынкалар, носкилар, пледлар Әтнәдә күпләргә таныш. Нәрсә эшләсә дә кулы ябыша. Шуңадыр, аның укыткан укучылары күпкырлы үсеш алалар. Укып чыккач та тормышта югалып калмыйлар, үзләренең лаеклы урыннарын табалар.
Рита Сабировна Олы Әтнә урта мәктәбендә эшләп килүче «Мәгариф» музеена нигез салучы, аны оештыручы. Бу музейның ни дәрәҗәдә безнең өчен кадерле булуын мин пенсиягә чыккач аңладым. Анда безнең һәрберебез турында тупланган материал саклана. Бу бит югалмый торган хатирә. Без сезгә бик рәхмәтлебез бу авыр һәм кыйммәтле хезмәтегез өчен, ару-талуны белмәүче, хөрмәтле Рита Сабировна! Хәзерге көндә ул оештырган эшне мәктәпнең география укытучысы Ирек Дәминов дәвам итә.
Рита Сабировнаның әтисе Сабир абый, әнисе Гадилә апа, апасы Луиза белән без район газетасы битләре аша танышкан идек инде. Аларны педагог­лар династиясе дип атасак хаклы булырбыз. Үзенең сәламәтлеге әллә ни булмаса да, урын өстендә каты авырып ятучы апасын 2 елга якын хасиятләп карады, беркайчан да зарланмады. Аны хөрмәт белән йоласын үтәп соңгы юлга озатты. Хәзерге көндә хезмәт ветераны Рита Сабировна ялгызы яшәсә дә зарланмый. Ул күршеләренә һәм дусларына рәхмәтле. Алар аның хәлен белеп торалар, кирәк вакытта ярдәм кулы сузалар. Тынгысыз педагог бүген дә мәктәп тормышы белән кызыксынып яши. Тәҗрибәсе, акыллы киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев