Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игезәкләр бәйгесендә Ташчишмәдән Азат белән Булат

Догалар да беләбез без Түбәтәй дә киябез. Очратсагыз урамда Әгәр безнең кебекне, Белеп торыгыз,яме- Без бит татар егете! Әйе, алар чын татар егетләре. Сүзем Ташчишмә авылында яшәүче игезәкләр Аскаров Азат белән Булат турында. Игезәкләр дисәк тә, алар икесе ике төрле, ягъни "двойняшкалар".

Аскаровлар 2003нче елның 17нче июлендә Аскаров Ренат белән Алсу гаиләсендә беренче балалар булып дөньяга киләләр. Азат әнисенә, Булат әтисенә охшаган. Азат гәүдәгә дә зуррак. Төскә-биткә дә икесе ике төрле, холыклары белән дә бик нык аерылалар. Азат бик матур итеп җырлый, күп догалар белә, мәчеттә үткәрелгән төрле чараларда актив катнаша. Ә Булат әнисенә өй эшләрендә булыша, кечкенә энекәшләре Маратны караша.

Алар Ташчишмә башлангыч мәктәбенең 4нче сыйныфында белем алалар. Укуда да алар бик тырышлар. Белмәгәнне аңламый торып, укытучылары яныннан китми алар. Мәктәп тормышында, җәмәгать эшләрендә актив катнашалар. Иптәшләре белән дә дус һәм тату яшиләр, гел ярдәм итәргә торалар.

Әле аларның киләчәкләре алда. Без аларга бары тик уңышлар гына телибез. Әти-әниләрен, әби-бабайларын, туганнарын куандырып яшәсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс