Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Туган ягым - яшел бишек" Игътибар – бәйге!

2017 ел Россия күләмендә Экология елы дип игълан ителде. Экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм Россиянең уникаль табигатен саклап калу өчен бер дигән мөмкинлек бу. Ә табигатебез матур безнең. Күреп тә бетерә алмыйбыз. Менә шуны истә тотып, ел дәвамында «Туган ягым - яшел бишек» фотобәйгесе игълан итәбез. Районыбыз табигатенә сокланып төшергән...

2017 ел Россия күләмендә Экология елы дип игълан ителде. Экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм Россиянең уникаль табигатен саклап калу өчен бер дигән мөмкинлек бу. Ә табигатебез матур безнең. Күреп тә бетерә алмыйбыз. Менә шуны истә тотып, ел дәвамында «Туган ягым - яшел бишек» фотобәйгесе игълан итәбез. Районыбыз табигатенә сокланып төшергән фотоларыгызны газетабызның электрон почтасына җибәрегез. Без аны бәйге исеме белән аталган баннерга урнаштырачакбыз. Сок­ланырбыз, карарбыз, нәтиҗә ясарбыз.

"Ашыт буйларында - хәтфә үлән..."

Әтнә ягы табигате - шагыйрьләргә азык биргән, җырлардан төшмәгән, еракларга киткәч онытылмаган, төшләргә кереп йөдәткән, илерткән, җирсеткән, ахыр чиктә кабат үз туфрагына чакырып кайтарган...

"Ашыт" елгасы, Калатау буйлары, Күәм плотинасы, Күңгәр су буйлары, Киме Ары болыннары...- кай тарафка барып чыксак та, куллар үзеннән-үзе фотоаппаратка үрелә, шушы матурлыкны тасвирлап каласы килә. Архивыбызда да күп туган як фотолары, караган саен сокланабыз. Сез дә сокланыгыз! Күңелегез ял итсен.

Үземнең фотоларым белән башлап җибәрим әле, җиңел кулдан булсын. Мәскәүдә якташыбыз китап чыгарганда фотолар сораганнар иде, шул вакытта төшереп кайткан идем. Кайберләре таныштыр, кулланылганнары да бар. Сезнең хөкемгә тәкъдим итәм.

Сүрия Мингатина

Төрлесеннән

.

Хәйдәр Гарипов фотолары - Кышкы матурлык

Фидаил Кадимов фотолары

Хисмәтуллин Илнур фотолары, Түбән Көек авылы

Кадирова Рафия, Әтнә районы Күңгәр авылы, "Авылым плотинасы

Газинур Сафин фотолары

Рәзинә Тимербаева фотолары

Гөлназ Вәлиева фотолары

Лилия Сабирова фотолары

Рафис Фазылҗанов фотолары

Рәсим Әхмәтшин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев