Әтнә таңы

Игътибар: экспертлар Уфа каласының җир астына китү мөмкинлеген исәпли

Күптән түгел монда бер автомобильне "җир йотты".

Яңгыр суы белән бергә җир астына киткән "Лада Калина"ны авария хезмәте эшчеләре коткарырга тели. Тик 6 метр тирәнлектән суны суырып бетерсәләр дә автомобиль табылмый. Мөгаен, ул агым су белән бергә агып киткәндер. Ачыкланганча, моңа карст бушлыклары гаепле. Ягъни, тау токымнарын су юып, бушлык хасил була.

Реклама

Мондый хәлләр киләчәктә дә дәвам итәчәк, әмма шәһәр үзе җир астына китмәс, дип ышандыра белгечләр... Шулай да куркыныч.

Ә фотода Япониядәге карст бушлыкларының берсен күрәсез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: