Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игътибар кимемәсен - "Әтнә таңы" ( фотолар)

Язгы каникуллар башланып китте. Юлларда балалар катнашындагы һаләкәтләрне киметү һәм кисәтү максатыннан " Язгы каникуллар" оператив - профилактик чара башланып китте. Бу уңайдан, Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов, инспектор Рамил Гәрәев каникуллар алдыннан Олы Әтнә,Олы Мәңгәр һәм Комыргужа мәктәпләрендә булып, укучылар белән очрашты. Очрашу барышында юл патруле...

Язгы каникуллар башланып китте. Юлларда балалар катнашындагы һаләкәтләрне киметү һәм кисәтү максатыннан " Язгы каникуллар" оператив - профилактик чара башланып китте.

Бу уңайдан, Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов, инспектор Рамил Гәрәев каникуллар алдыннан Олы Әтнә,Олы Мәңгәр һәм Комыргужа мәктәпләрендә булып, укучылар белән очрашты.

Очрашу барышында юл патруле хезмәткәрләре укучыларга юлларда үз-үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр, киңәшләрен бирделәр. Дөрестән дә, балалар тән җәрәхәтләре алган, яисә тагын да куркынычы - баланың үлеменә китергән юл һәлакәтләре турында еш ишетәбез. Агымдагы елның ике аенда гына да алар катнашында 64 юл һаләкәте теркәлгән. Аларда ике бала үлгән, 67 бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Статистикага күз салсак, һәлакәтләрнең 84 проценты - өлкәннәр, 13 проценты - балаларның үз гаебе нәтиҗәсендә килеп чыккан. Тик шуңа да карамастан, һәр очракта да иң зур гаеп өлкәннәр җилкәсенә төшә. Ике ай эчендә ике бала - җиде яшьлек ике пассажир үлгән. Аларның икесе дә куркынычсызлык каешы белән эләктерелеп бустерга утыртылган булган. Тик менә барлык таләпләргә туры килгән махсус утыргычка утыртылган булсалар - фаҗига булмый калган булыр иде. Балалар автокреслосына берни дә җитми, төрле адаптерлар, бустерлар яшь пассажирларны үлемнән , зыян килүдән саклап кала алмый - моны төрле тестлар да, юлларда балалар белән бәйле һәлакәтләр дә раслый. Бары махсус стандартларга туры килгән утыргычлар гына кулланырга ярый.

Ике ай эчендә җәяүле балалар катнашында 28 юл һәлакәте дә теркәлгән. Аларның 7сендә 7 бала тән җәрәхәтләре алган.

- Юлларда баланың үз - үзен тотышы иң беренче чиратта гаиләдә формалаша, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе. - Балага тиешле тәрбия бирмәгән һәм үз вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә башкармаган ата-аналар закон нигезендә административ җаваплылыкка тартылырга тиеш. Бу баланың юлларда үз-үзен тотышына да кагыла. Узган ике айда әнә шундый 57 ата-анага протоколлар төзелде. Шуңа да бала урамга чыгар алдыннан иң башта, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булуга игътибар итегез, юл кагыйдәләрен искә төшереп үтегез. Бу эштән укытучылар да читтә калмасын иде. Яктылык кайтаргыч элементларга карата сезнең тарафтан да игътибар кимемәсен, укучыларга игътибар һәм сак булу кирәклеген һәрдаим искә төшереп торыгыз. Каникуллар әле башланып кына китте, инде 5 куркынычсызлык каешы такмыйча йөрүче җаваплылыкка тартылды. Ә иң кызганычы, аларның икесе - балигъ булмаган балалар белән бәйле. Балаларын махсус утыргычсыз йөртүчеләр дә икәү. Димәк, әйтеп, язып торуга карамастан балалары язмышына битараф калучылар бар әле арабызда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев