Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игътибар – язгы каникуллар!

Елның 2 аенда республикада балалар катнашында 55 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Аларда 5 бала һәлак булды, 66 бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Алдагы елның шушы ук ике ае белән чагыштырсак, һәлак булучылар саны 4кә артты. Һәлак булган балалар - пассажирлар, дүртесе махсус креслосыз булган. Пассажир-балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре балалар катнашындагы барлык юл һәлакәтләренең 60 процентын тәшкил итә. Аларда 43 бала зыян күрде.
Статистика күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл аварияләре мәктәп каникуллары чорында сизелерлек арта. Татарстан дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга чакыра. Бу аеруча каникуллар чорында мөһим, чөнки балалар күп вакытларын урамда, еш кына өлкәннәр озатуыннан башка уздыралар. Транспорт йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен, аеруча тизлек режимын төгәл үтәргә, ә уку йортлары, транспорт тукталышлары, сәүдә-күңел ачу комплекслары яныннан узганда бик сак булырга тиешләр. Чөнки юлга кинәт кенә балалар йөгереп чыгарга мөмкиннәр. 12 яшькә кадәрге балаларны махсус креслода гына йөртергә була. "Әтнә" полиция бүлекчәсенең ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев тә беренче чиратта махсус кресло булдырырга һәм транспорт хуҗаларын тизлекне сакларга чакыра.
- Узган 2 айда балалар катнашында 1 юл-транспорт һәлакәте булды. 2 бала тән җәрәхәте алды, - дип таныштырды инспектор.
Бу уңайдан язгы каникуллар чорында балалар куркынычсызлыгына багышланган махсус чаралар үткәреләчәк. Әйтик, 17-21 март көннәрне "Бала - төп пассажир!" профилактик акциясе уза. Полиция хезмәткәрләре бу чорда төп игътибарны баланы махсус креслосыз һәм куркынычсызлык каешын эләктермичә йөртүчеләрне ачыклауга юнәлдерәләр. Балигъ булмаганнар хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә юл кагыйдәләрен санламаучы балаларны ачыклап, "Тукта - синең тормышың куркыныч астында!" карточкаларын тутыралар. Алары уку йортларына җибәрелә. Каникуллар калдыннан уку йортларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган дәресләр үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ДТП