Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игътибарлы булыйк!

1нче октябрьдән Татарстанда «Пешеходный переход» исемле профилактик чара гамәлгә керде. Ул 10нчы октябрьгә кадәр дәвам итә. Бу чорда транспорт йөртүчеләрдән балаларга һәм өлкәннәргә аеруча игътибарлы булу сорала. ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев: «Шушы көннәрдә генә «Пешеходный переход» билгесе янында туктап, җәяүлеләргә комачаулык тудырган 5 автомобиль йөртүчегә административ протоколлар төзедек. Автомобиль юл...

 

 

1нче октябрьдән Татарстанда "Пешеходный переход" исемле профилактик чара гамәлгә керде. Ул 10нчы октябрьгә кадәр дәвам итә. Бу чорда транспорт йөртүчеләрдән балаларга һәм өлкәннәргә аеруча игътибарлы булу сорала. ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев: "Шушы көннәрдә генә "Пешеходный переход" билгесе янында туктап, җәяүлеләргә комачаулык тудырган 5 автомобиль йөртүчегә административ протоколлар төзедек. Автомобиль юл билгесенә 5 метрдан да якын булырга тиеш түгел", - диде. Моннан тыш, 1 октябрьдән "Автобус" операциясе игълан ителде. Бу уңайдан пассажирлар ташучы транспорт игътибар үзәгендә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев