Әтнә таңы

ИХ, ЕГЕТЛӘР..!

Сабан туе кызганнан кыза, гөрли. Җыелган халык күңел ача.

Бер Батыр Гарәфиенең генә кәефе юк. Түгәрәк уртасына кереп көрәшче­ләр янына килеп чүгәләп утырып карады, бер чи йомыркадан авыз итте. Инде көрәшкә чыгар дип көткән халыкны аптыраш­та калдырып, сузылган бил сөлгесен алмыйча: "Их, егетләр..!" - диде дә, түгәрәктән чыгып китте.

Батыр дигәч тә киңлеккә бер, буйга ике метрлы гәүдә күз алдына килә. Бу алай түгел. Көч-гайрәт барлыгын сиздереп торган гадәттәгедән киңрәк җилкәле уртача буй. Кырыс йөзле булса да, эчкерсез. Ярдәмчесез яшә­гән әби-бабайларга, сугыштан ирсез калган йортларга булышмыйча калмый. Артыгын сөйләшми, күп вакытта бөтен әйткәне ике сүздән тора: "Их, егетләр..!" - и вәссәлам. Йорт тирәсендә дә әйтәсе килгәнен шул ике сүз белән очлап куя иде. Бер атна чамасы булыр, Гарәфи өендә бер көйгә генә барган тормыш аксап китте. Күзгә күз терәп, чүкердәп яшәгән җәмәгате йокы мендәрен аерым куеп, Гарәфи белән "урысча" сөйләшә башлады. Әлләни булмады да шикелле, га­дәттәге көндәлек эшләр­не тө­гәлләп, мал-туар­ны ка­рап, кош-кортны барлап абзар-кураны япкач, Гарәфи юкка чыкты. Салкын мендәрне кочаклап, ялгыз йокларга өйрәнмәгән хатын боргаланып ятты да, торып Гарәфиен эзли башлады. Иңбашта йорт-абзар тирәсен караштырды, урамны ике әйләнеп кайтты - Гарәфи юк. Өченче тапкыр урамны әйләнгәндә Корбан Гыйлемханы ишек алдыннан мыдыр-мыдыр ирләр сөйләшкәне ишетелде. Өйрәнелгән гадәт түгел, уңайсызланып кы­на булса да беразга койма янында тукталып чит сүзләргә колак салды. Шул ишетелгән мыдыр ара­сында Гарәфиенең "Их, егетләр..!"е дә ишетелгәли иде. "Сабантуй алды, бераз утыргач кайтыр", - дигән өмет белән кайтып йокларга ятты.

Иртән Берлинны алган кешедәй кайтып кергән Гарәфине чиләк-комган күтәреп сыер саварга хәзер­ләнеп йөрүче хәләл җефете "урысча" сүзләр белән каршы алды: "Әйт­мичә кайда йөрдең бу вакытка хәтле?" Гомер буе берсе сүзеннән берсе чыкмыйча яшәсәләр дә, бу юлы әйтерлек түгел иде. Гадәттә Сабан туена атна-биш көн кала авылда кыюрак ирләр мич артында чемердәп утырганны, я якындагы мари авылы Митрәй Әүдәкиеннән (Дмитрий Евдокиясе) алып кайтканны кыймылдата башлыйлар. Беркөнне кичләтеп Батыр Гарәфие, Усман Вәлие, Корбан Гыйлемханы тамак йомшартып алдылар да әңгәмәгә кереш­теләр. Сугыштан соңгы еллар, ашау-эчү әллә ни түгел. Ни генә сөйләшсәләр дә тамак ягы искә алынмыйча калмый. Монда да берсе әйтеп куйды, имеш, фәлән авылда берәү бер сарык ите белән ярты чиләк күмешкәне хәлләгән. Бераз чаманы киметтеләр дә бәхәскә керделәр. Кем кичке савымнан иртән көтү чыкканчы бер бәти ите белән бер чирек (өч литр!) күмешкәне әйләндереп куя? Усман Вәлиеннән рәт юк, җыйнак гәүдәле, әз ашау­лы. Ярты тәлинкә аш белән бер чокырны тәвәккәлләсә, бер атнага җитә. Корбан Гыйлемханының да ашказаны сугыштан үзгәреп кайткан. Сыеклык хәйран сыя үзе, куерагы бик чамалы. Эшкә Гарәфи алынды. Менә әйтеп кара син хатыныңа берүзеңә бер чирек күмешкә эчәргә барганыңны. Хатыннар бер чирекнең өч литр икәнен белә. Бусагага аркылы ятса ятар, әмма җибәрмәс! Калган вазыйфаларны болай бүл­деләр. Усман Вәлие­нең көтү көткәнгә бер пот арыш аласы бар икән, шуны кыстырып Митрәй Әүдәкиенә ул барырга булды. Ә бәтине Корбан Гыйлемханы үз өстенә ал­ды. Гарәфи сүзендә торды. Иртән авыл хатыннары комган-чиләк шалтырата башлаганда ишек алдындагы җәймәдә буш чирекле шешә генә калган иде. Гарәфи кызганыч караш белән бу бушлыкка карап алды да, гадәттәге "Их, егетләр..!"ен әйтеп кайтырга кузгалды. Көн тынгысыз узды. Кичләтеп Гарәфи Гыйлемханга сугылды. "Бәтинең шулпасы да булырга тиеш", дип авыз ачкан иде, Гыйлемхан сугыштан тагып кайткан ясалма аягын шыгырдатып мич артына барып килде дә тулыр-тулмас стаканын Гарәфигә сузып, сүзсез генә читкә карап тора башлады. Аның белән дә чит тел­дә сөйләшкән­нәр ахы­рысы.

Түгәрәктән чык­кач: "Урыс­­ча" сөйләшкән хатын белән Сабан туен карап булмас", - дип Га­рә­фи өенә юл алды. Башка төрле уйлар килә иде. Сабан туе гына түгел, аның быел елы да әллә ничек башланды. Гыйнварның салкын бер көнендә Гарәфи урманга утынга китте. Авыл ирләре җыелышып, ким дигәндә икешәр-өчәр кеше баралар. Ә Гарәфи ике дә уйламыйча берүзе бара. Ялгызы бер чана утын төяү аңа кул ялы гына. Маҗара­сыз утын төяп кайтырга чыкты, авыл­га өч чак­рым җитәрәк ат чыгым­лый башлады, бе­раздан юл­га ук су­зылып ятты. Көч хәл белән торгызган иде, бер ат­лады микән, тагын юлга сузылды. Гарәфи шүрләп калды, ат үлсә, түләтсәләр? Тиз генә утынны бушатты, атын торгызып чанага төр­теп түнтәрде дә, үзе җигелеп авылга юл алды. Бәхетенә, юл авылга таба авыш, кәнүшнигә тиз кайтылды. Шулай да бүрек кырыеннан хәйран пар бәрә иде. Атын торгызып карады, тормый. Ошап киткән ахыры, күзен алар­тып тик ята. Кәнүшни ишеген ачып карады, бу вакытта анда кем булсын инде, ике дә уйламыйча мал фельдшеры Исхакка чапты. Ул да башта нигә төн уртасында уятуларын аңламыйча торды. Аңлагач: "Иртәнгә чаклы чуртым да булмас әле", - дип бармаска ниятләде. Инде Гарәфинең: "Остерилек (стрелок, урман каравыл­чысы) очраса..." - дип карчыгы тыгып җибәргән кәгазь бөкеле нәмәрсәсе урманнан исән-сау кайту­ын белгәч, тиз генә барырга җыенды. Мышкылдап килеп җитсәләр, чанада ат юк! Кәнүшнинең эчен, тышын кара­дылар, дуңгыз фермасын әй­ләнеп килделәр - ат юк! Аптырагач, кәнүшнигә кереп тәмәке кабызды­­лар. Шуңда Әхмәдул­ла җигеп йөри торган бия бүлмәсендә пошкырган тавыш­лар ишетелде. Килеп карасалар, теге мәлъгун шунда кергән һәм инде күптәннән егетлек сыйфатыннан мәхрүм ителеп алашалар чутында йөрсә дә, биянең коерык астын иснәп тора! Исхак тозлап сүгенеп алды, ә Гарәфи "Их, егетләр..!"ен өстәп куйды.

Реклама

Урман юлында байтак күрелде инде ул. Бервакыт күршесе Хәдичә карчыкның гозерен тыңлап утынга китте. Кайтып кил­гәндә авыр чананы өстерәгән атның пошкыргалап адымын кызулатырга азапланганын күреп як-ягына каранып алды. Ни күрсен, арттан алты-җиделәп бүре өере куып килә! Гарәфигә җитәрәк, өчесе кар өстеннән олау­ны әйләнеп уздылар да, юлга чыгып утырдылар. Ат туктады, колагын шомартып, күзен тасрайтып таптанып тик тора. Гарәфи югалып калмады, юкка гына "куш йөрәкле" димиләр шул. Тиз генә бишмәтен салып атының бугаз тирәсенә чорнады. Бүреген батырып киде, уч төбенә төкергәләп балтасын эләктерде дә алдагы бүреләргә таба китте. Утыз адымнар калып бара, ә тегеләр кымшанмыйлар да! Шунда Гарәфинең кылт итеп исенә төште. Ишеткәне бар иде, имеш, каты гына кычкырып сүгенеп җибәрсәң, бүре кача икән. Песи баласына да тавыш күтәрмәгән Гарәфи күкрәк тутырып сулыш алды, һәм Усман Вәлиеннән ишеткән сүзләрне кыстырып, балтасын селти-селти, гай­рәт белән кычкырып җибәрде: "Шәйтанмать, ниемә дип карап катты­гыз! Утынга барган кешене күргәнегез юкмы әллә, чурту майтери? Ни хикмәт, бүреләр, "ялт" читкә басуга сикерделәр дә юкка чыктылар. Борылып караса, арттагы өер дә юк.

Гарәфи өенә керә алмыйча байтак азапланды, өй бикле түгел, аягы тартмый иде. Башка төрле уйлар килә: "Хатын бүре түгел, аңа кычкырып рәт чыкмас", - диде ул үз-үзенә һәм Сабан туе юлына күтәрелеп карады. Берән-сәрән кайтучылар арасында таныш яулык күренгән шикелле булды. Гарәфинең күз аллары яктырып китте: "Әйдә әле, - диде ул баскычта утырган песигә эндәшеп, - апаң кайтышка чәй куеп торыйк. Көн эссе, тамагы кипкәндер. Тәмләп бәйрәм сые белән чүкердәшеп чәй эчәрбез. Ие, Ходай насыйп итәр, эчелер.

Ә теге яулык чынлап та карчыгыныкы иде. Гомергә бер үзе сабан туе карамаган хатын ары-бире сугылгалады. Бәйрәмнең ни ямен, ни гамен тапмады. Озак уйлап тормыйча өенә җыенды. Тизрәк өе­нә кайтып, Гарәфие кайт­канчы, ул яраткан ризыкларның берәрсен хәстәрләп куярга иде исә­бе. Сәбәп тә бар, Сабан туе! Әйе, Сабан туе елына бер килә. Кешеләр­гә бәйрәм, шатлык, кү­ңел ачу алып килә, кешеләр­не кавыштыра, килештерә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: