Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ихтыяҗлы һөнәрләр

ҺӨНӘРНЕ КИЛӘЧӘККӘ КАРАП САЙЛА, ди "ИНТЕРТАТ. РУ" Әмма хәзерге вакытта сорау зур булган һөнәрләр инде берничә елдан актуальлеген югалтырга мөмкин. 2016-2020 елларда иң перспективалы белгечләр буларак түбәндәгеләрне атыйлар: - Мәгълүмати технологияләр юнәлеше белгечләре. Бу аңлашыла да, IT өлкәсе тормышыбызның барлык тармакларына үтеп керде. - Инженерлар. Зур предприятиеләр инде бүген үк...

ҺӨНӘРНЕ КИЛӘЧӘККӘ КАРАП САЙЛА, ди "ИНТЕРТАТ. РУ"


Әмма хәзерге вакытта сорау зур булган һөнәрләр инде берничә елдан актуальлеген югалтырга мөмкин. 2016-2020 елларда иң перспективалы белгечләр буларак түбәндәгеләрне атыйлар:

- Мәгълүмати технологияләр юнәлеше белгечләре. Бу аңлашыла да, IT өлкәсе тормышыбызның барлык тармакларына үтеп керде.


- Инженерлар. Зур предприятиеләр инде бүген үк әлеге һөнәр ияләренә зур ихтыяҗ кичерә. Әле бу катлаулы икътисади шартларда. Әмма кризис кайчан да булса бетәчәк. Шуңа да инженерлык белгечлекләре алучыларга сорау югары булачак.


- Маркетологлар. Икътисади билгесезлек һәм тотрыксызлык, җитештерү һәм сатып алу базарларының түбәнгә тәгәрәве компанияләрне үз хезмәтләрен һәм товарларын дөрес итеп тәкъдим итү юлларын эзләргә мәҗбүр итә.


- Чит телләр белгечләре. Телләр белү бүгенге көндә бөтен хезмәт ияләренә комачауламас. Төрле илләр белән багланышлар үстерелгән заманда әлеге юнәлештәге белгечләр бик тә кирәкле.

Мәктәпнең югары сыйныфларында укучыларга боларны бүгеннән үк белеп, әзерләнә торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев