Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике айда 200дән артык кабер ташы җимерелгән Бәчек авылында яшәүчеләр: «Авылдашыбыз бу эшкә барган дип әйтә алмыйбыз» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Май бәйрәмнәре алдыннан Яшел Үзән районының Бәчек авылы зиратында кабер ташларын җимергәннәр, дигән хәбәр барыбызны да тетрәндергән иде. Халык өмә ясап каберлекләрне рәткә китерергә дә өлгермәде - тагын шул хәл. Бәчек зиратында 14 май көнне 113 кабер ташын аударганнар. Баксаң, зират тарихында мондый вәхшилек инде дүртенче тапкыр кабатлана икән. Тукайның...

Май бәйрәмнәре алдыннан Яшел Үзән районының Бәчек авылы зиратында кабер ташларын җимергәннәр, дигән хәбәр барыбызны да тетрәндергән иде. Халык өмә ясап каберлекләрне рәткә китерергә дә өлгермәде - тагын шул хәл. Бәчек зиратында 14 май көнне 113 кабер ташын аударганнар. Баксаң, зират тарихында мондый вәхшилек инде дүртенче тапкыр кабатлана икән.


Тукайның туганнары җирләнгән зират

Бәчек - чагыштырмача кечкенә авыл. Биредә 142 кеше исәпләнә. Халык тату, дус яши. Бәйрәмнәрне гөрләтеп уздыралар. Яз көне зиратны җыештырырга да өмәгә бергәләп чыгалар. Авылда булган бу хәлләрдән алар хушсыз калган. Берни аңлый да, аңлата да алмыйлар. Без килгән көнне зиратта берничә кеше үз туганнарының каберләрен төзекләндерә иде. Рәмис Абдулхаков үзе Яшел Үзәндә яши. Авылдагы туган нигезенә еш кайтып йөри. Зиратта аның туганнары, дәү әнисе җирләнгән. Бу хәбәрне ишеткәч тә, авылга ашыккан.

- Үзегез күреп торасыз, зират чиста, иркен. Халык та үзара тату яши, дошманнар да юк кебек. Күбрәге кырыйда урнашкан кабер ташлары аударылган. Кемнең зиратка үче булган - билгесез. Без барыбыз да шок хәлендә, - диде ул.



Бәчек зираты тарихи яктан да истәлекле. Биредә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туганнары җирләнгән. Тарихи чыганаклар буенча, шагыйрьнең әнисенең сеңлесе Бибисаҗидә Әтнә районы Каенсар авылыннан китеп Бәчек авылында яшәгән. Аның кызы Өммеһания исә 1956 елга кадәр авыл мәктәбендә укыткан. Авылның аксакаллары бу бөек шәхесләр хакында горурланып сөйли. "Алар авылыбызга Тукай рухын алып килгәннәр", - дип дога кылалар. Рәмис абый белән ауган кабер ташларын карый-карый, тарихи урынга узабыз. Зиратның бер башында XV-XVI гасырга караган борынгы таш саклана. Монда Казан ханлыгы чорының укымышлы кешеләренең берсе Шәгъбан бин Әсәд җирләнгән, диләр. Риваять буенча, ул хаҗдан кайтканда үлгән. Авыл халкы бу каберне карап тора, чардуган да тотып куйганнар. Шөкер, бу тарихи истәлекләргә вандалның кулы барып җитмәгән.

​- Хәйдәр булмаса, зиратлар, мәчетләр болай ук яхшы хәлдә булмас иде. Барысын да ул башлап йөри. Аңа рәхмәт, - ди зиратта җыештырып йөргән икенче берәү. Авылның имам-хатибы Хәйдәр Сибгатуллин турында әйтүе. Ул өмәгә чыга алмаган. Бу вәхшилекне бик авыр кичерә.
- Кулга эш бармый, йоклап та булмый, бар тынычлыкны алды бу хәлләр, - дип каршы алды ул безне.

Хәйдәр хәзрәт сөйләвенчә, беренче тапкыр зиратта кабер ташларын 2012 елда мәсхәрәләгән булганнар. Ул вакытта бу эштә Чуашия Республикасыннан берәү шикле дип танылган. 2014 елда да берничә ташның урыныннан күчкәнен сизгән бәчеклеләр. Быел исә 30 апрельдә - 93, аннары 14 майда 113 кабер ташына зыян килгән. Дүрт таш бөтенләй куеп булмаслык хәлгә җиткерелгән, ди.

"Юләр бит ул"


Әлеге эштә кем гаепле? Бу авыл халкы, тикшерүчеләр өчен дә иң катлаулы сорау. Дөрес, кабер ташларын аударуда шикләнүче кеше тоткарланган. Ул шул авылда туып үскән 20 яшьлек психик яктан сәламәт булмаган егет. Хәзер психиатрия хастаханәсендә тикшерү уза.



​- Бу эшне нәкъ ул егет кылган дип ышандырып әйтеп булмый, анысы. Тик ул үзе гаебен таныган. Мин дә аңа башта ышанмадым. Ябык кына гәүдәле югыйсә. Тикшерүчеләргә бу эшне ничек эшләгәнен күрсәткәч, уйланып калдым. Ничек кенә булмасын, гаеплене суд билгеләячәк. Халык гайбәт сүзләр күп сөйли. Ә мөселман кешесенә фаразлау тыелган. Ул егетне тоткарлауда кемдер миннән шикләнә. Тик хәзер Сталин заманы түгел, ләбаса. Шик булмаса, кешене тоткарламыйлар. Нахак яла ягучылар бар. Шуңа йөрәк әрни. Халык белән бергә сәдакага җыелган акчага мәчетне ремонтладык. Авыл көнен уздыру, Тукайга багышлап чара оештыру нияте дә бар иде. Хәзер берни эшлисе килми. Мәчеттән китәргәме әллә дип тә уйлыйм. Күңел кайтты. Бар да яхшы булсын дип йөргәндә, ашка таш белән атулары бик авыр. Алладан бары сабырлык сорыйм, җиңеллек киләчәк, иншалла. Бу хәлләр авыл халкының бердәмлеген какшатмасын иде, - ди күз яшьләре белән Хәйдәр абый.

Авыл халкының бу хәлләргә үз фикере. Күбесе тоткарланган акылга зәгыйфь егетне кызгана.
- Ул мондый эш эшли ала дип әйтеп булмый. Әти-әниләре көтүчеләр аның. Бер апасы бар. Мин урамга бик чыгып йөрмим. Кешедән ишеткәннәрне генә әйтәм: имеш, шул малайның әнисе: "Улым телевизордан бокс уйнаганны кызыгып карый. Бу арада да кулына пирчәткә киеп чыгып китә", - дип сөйләгән булган. Шулай да авылдашыбыз бу эшкә бара алган дип әйтә алмыйм, - ди Фирдәвес апа.



Кибеттә җыелып торган апалар да егетне яклый.
​ - Сез аны белмисез бит. Ул сөйләшә дә белми, кешегә зыян китерә торган малай түгел. Юләр бит инде. Өйдән чыгып кул болгап кына тора ала. Син гаеплеме дигәч, "мин" дигәндер инде. Әнисе дә зәгыйфьрәк аның. Нәрсә әйтсәләр, шуңа ышана. Хәзер менә күрсәтмәләр бирәләр, шәһәрдән кайтып кергәннәре юк. Көтүчеләрсез калдык. Зиратка барырга да куркабыз, - дип сөйләде исемен әйтергә теләмәгән берәү. Шул ук вакытта тәмәке көйрәтеп бу егет үз йортында янгын чыгарганы турында да ишеттек.

Бәчек халкы хәзергә билгесезлектә яши.
- Тикшерүчеләр ташта калган бармак эзләрен алдылар. Дәлил материллары да тупланды. Экспертиза нәтиҗәләре июнь аенда гына билгеле булачак. Кем гаепле икәне Аллаһы үзе генә белә инде, - ди Түбән Урысбага җирле үзидарә башлыгы Наил Гатауллин.

Киләчәктә таш урынына бәлки элмә такта гына куяргадыр дигән тәкъдим дә булган. Зиратка камера урнаштырырга, каравылчы куярга кирәк дигән фикерләр дә бар. Авыл халкының куркып яшәве, зиратны кешеләрдән сакларга мәҗбүр булуы кызганыч. Кешенең күңелендә булмаса, каравылчы, камера куюдан гына да мәгънә булмас, мөгаен...


Бәчек зиратында булган вәхшилек бөтен республика буенча шау-шу уятса да, Татарстан өчен яңалык түгел. Мондый хәл берничә ел элек Казанда Горький паркы янындагы Арча зиратында булган иде. Былтыр башкаланың борынгы Яңа татар зиратында да вандаллык кабатланды. 8 сентябрьдә анда йөзләп кабер ташын җимерделәр. Зыян күргән объектлар арасында танылган композитор Салих Сәйдәшевның кабере дә бар иде. Кызганыч, җинаятьчеләрне ачыклый алмадылар.

Бәчектәге вакыйгага килгәндә. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, вакыйга урынында тикшерү төркеме булган. "Каберлекләрне мәсхәрәләү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Бәчек авылында яшәүче 20 яшьлек егет шик астына алынган. Ул үзенең җинаять кылуын таныган, моны аның гаилә әгъзалары да раслаган. Тоткарланган егет психик авырулар исәбендә тора, эшкә сәләтсез дип табылган. Шуңа да үз гамәленең сәбәбен аңлата алмаган.

СҮЗЕН - СҮЗГӘ

Рамил Гарифуллин, психотерапевт, психолог:

- Психоз кешенең психикасында тайпылышлар барлыкны аңлата. Агресив вакытта, нәрсәгәдер үпкәләгәндә сәламәт кешенең дә ачуы чыга, ә психик авыруларда бу аеруча көчәйтелгән формада һәм системалы рәвештә, еш кабатлана. Мондый авырулар кеше өчен кыйммәтле әйберләргә зыян салырга мөмкин. Алар моны үч алу, көнләшүдән эшли, әйтик, берәү чит ил машиналарын тырнап йөри иде. Кемдер зыян салудан канәгатьлек ала. Ташның гөрселдәп ауган тавышы авыруга рәхәтлек бирергә, аны тынычландырырга мөмкин. Шунысын да искәртергә кирәк, тәҗрибәмнән күренгәнчә, дини кешеләр арасында психик авырулар күбрәк. Алар чарасызлыктан мәчеткә йөри. Әмма, алар "кулланучылар" гына. "Бир" дигәнне генә беләләр. Алар теләгәнчә килеп чыкмаса, дингә үпкәлиләр, адекват булмаган эшләргә барулары да ихтимал.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые:

- Бер дә матур эш түгел инде бу. Таш кую диндә тыелган гамәл түгел бит. Моны чиктән чыгып китү дип бәялим. Халыкта акыллы кеше базарга һәм мазарга ( бу очракта зират мәгънәсендә) кагылмас дигән әйтем дә бар. Гаеплеләргә Ходай җәзасын үзе бирсен.

Казан - Яшел Үзән, Бәчек


Эльвира Мозаффар, Илдар Мөхәммәҗанов фотолары

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев